Арбор мәдәният йортының үзешчән театр коллективы Туфан Миңнуллинның «Без бит авыл малае…» дип аталган спектаклен куйды.
Туфан ага Миңнуллинның бу әсәре хәзерге көндә дә бик актуаль булган проблеманы күтәрә. Барыбыз өчен дә бик якын булган авылны саклап калуның бер юлын трагикомедия аркылы ачып бирә. Артистларның күбесе яшь булуларына карамастан сәхнә йолдызларыбыз тамашачыларыбызның күңеленә үтеп керерлек итеп рольләрен башкарырга тырыштылар.
Тамашачыбыз да шул авылда, шул вакыйгаларга катнашып утырды. Спектакль тәмамланганнан соң да тамашачылар таралырга ашыкмадылар: аяк үрә басып озаклап алкышладылар, үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр.
Чыганак: baltaci.ru