Арча эшмәкәре Илдар Фаздалов татар нәкыше белән сурәтләнгән бизәкләрне патентлаштырган. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә үзе хәбәр иткән.
Эшмәкәр 2009 елдан бирле тәрәзә һәм коймалар өчен бизәкләр җитештерә. Патентларны ул 2017 елда хезмәттәше Айдар Хәнәфиев белән алган. “Патентны алу өчен шактый көтәргә туры килде – тикшерүләр озак барды”, – диде Илдар.
Эшмәкәр әйтүенчә, патент алу милли бизәкне үзенеке дип атап, бәхәсләр килеп чыкмасын өчен кирәк.
“Рафил исемле абзый бу бизәкләрне ясарга өйрәтте – бизәкләрнең һәр элементын үзебез кисә идек. Аның вафатыннан соң без гаражда җитештерү урынын җайларга булдык. Рафил абыйның уллары: “Безнең бизәкләрне ни өчен кулланасыз?” дигән сорау белән килә башлады. Бу мәсьәләне хәл итәр өчен татар нәкышьләре җыентыгыннан борынгыдан куллана торган милли бизәкләр белән танышып, үз бизәгебезне булдырдык. Төгәл копиясе булмаса да, безнең бизәкләрнең элементлары татар милли нәкышьләре белән аваздаш”, – диде Илдар.
Илдар әйтүенчә, тәрәзә һәм коймаларны бизәкләү Арча һәм Балтач якларында киң таралган. Алар эшчәнлеген көньяк-көнчыгыш районнарына юнәлтергә җыена: “Казан арты районнарында бизәкле йортлар күп. Без Әлмәт, Азнакай якларында койма һәм тәрәзәләрне бизәкләүне популярлаштыру юнәлешендә эшлибез”.
Илдар әйтүенчә, халыкның бизәк өчен сайланган иң яраткан төсләре – яшел һәм ак.
“Күбесе “яшел бөтнек”, “диңгез дулкыны” төсмерләрен сайлый, ак төсне дә бик яраталар. Татар бизәкләрен татарлар гына түгел, руслар да сорый,” – диде эшмәкәр.