Шәгъбан аеның 27нче көнендә (15нче февральдә), Арча районы Мөрәле авылы “Мәйдан” спорт-күңел ачу полигонында Арча мөхтәсибәте беренчелегенә чаңгы ярышлары уздырылды. Әлеге чараны Арча районы мөхтәсибәте оештырды һәм, үткән еллардагы кебек үк, ярышларда теләгән һәр татарстанлы катнаша алды. Быел исә Казаннан, Арча һәм Балтач районнарыннан 75 кеше ярышты.
Быелгы ярышлар Мөрәле авылы имам-хатыйбы һәм Арча районы Аксакаллар шурасы рәисе Рәсип хәзрәт Нәбиуллин истәлегенә багышланды. Рәсип хәзрәт 2003нче елдан алып 2025нче елның декабренә – вафатына кадәр Мөрәле авылы мәчетендә имам-хатыйб булып эшләде, ә 2010нчы елдан Арча районы Аксакаллар шурасын җитәкләде.
Чаңгы ярышларында, яшь төркемнәрен исәпкә алып, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен махсус дистанцияләр оештырылды. Ярыш нәтиҗәләре буенча, шәхси беренчелек һәм командалар буенча җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде, аларга кыйммәтле бүләкләр, медаль һәм дипломнар тапшырылды.
Источник: dumrt.ru