Кичә Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында “Татар кызы – 2021” республика бәйгесе булды.
М. Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте данын 1В төркеме студенты Камилә Маликова яклады. Бәйге сынаулары нәтиҗәләре буенча Камилә 2 дәрәҗә дипломга лаек дип табылды. Җитәкчеләре: Талипова Г. Ф., Галиева И. М., Гыйләҗетдинова Г. М., Хәйруллина И. М., Гыймадиева А. Ф.