Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте студентлары да Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма кометиты тарафыннан үткәрелгән “Татарча диктант” акциясендә катнашты. Акциянең максаты – татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту.
Бүгенге көндә” Татарча диктант ” – Татарстан Республикасында, Россиядә һәм чит илләрдә яшәүче татарларны берләштерүгә ярдәм итүче акцияләрнең берсе.