Арча районында алты меңгә якын кеше татарча диктант язды. Әлеге акциягә районның картлар йортында яшәүчеләр дә кушылды. Мәдәният өлкәсе, мәгариф идарәсе, мәктәп, көллият укучылары, барлык теләк белдергән кешеләр үзләренең татар телен белү дәрәҗәсен тикшерә алды.
«Шунысы куандыра, районыбызда Татарча диктантны язучылар саны елдан-ел арта. Бу елны беренче тапкыр Арча районының картлар йортында яшәүче 15 кеше язды», – дип хәбәр итте Бөтендөнья татар конгрессының Арча җирле оешмасы җитәкчесе Гөлнара Гарипова.
Быел «Татарча диктант» акциясе унынчы тапкыр үткәрелә һәм күренекле галим, мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышлана.
Акция бүгенге көндә Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган мөһим проектларның берсе.