Арча халкының яраткан су коену урыны янында Равил Фәйзуллинны, Гариф Ахуновның кызы шагыйрә Наилә Ахунованы, Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салиховны һәм башка мәртәбәле кунакларны татар халкында кабул ителгәнчә, чәкчәк белән каршы алдылар.
Без бүген изге урында – биредә безнең классик язучыбыз, күпме еллар Язучылар берлеген җитәкләгән Гариф абыйның эчкән суы, яшәгән нигезендә басып торабыз. Безне Арча җитәкчелеге Арча халкы матур итеп каршы алды. Татарстан һәрвакыт спорт белән яшәде. Универсиаданы, Футбол чемпионатын беләбез, безнең язучыларыбыз да спорттан ерак йөрмиләр. Һәр елны “Фәйзуллин йөзүләре” үткәрәбез. Быел инде Равил абыйның йөзүенә 40 ел. Түгәрәк дата. Быел да Равил абыйны Гариф Ахунов чишмәсеннән туена торган буага салып карыйк әле. 75 яшендә ничегрәк йөзеп күрсәтер икән ул безгә! Аның үрнәгендә без дә кушылырбыз дип уйлыйм”, – диде Данил Салихов.
Равил Фәйзуллин барча килгәннәргә рәхмәтләрен җиткерде.