Арча районына зур казанышлары белән танылган спортчылар килүе социаль яктан да әһәмиятле вакыйга булды.
Кунаклар арасында ишү буенча СССРның атказанган спорт мастеры, дөнья чемпионатларының ике тапкыр көмеш призеры (1974, 1975), Европа чемпионы (1973) Александр Плюшкин бар иде. Бүген ул Татарстандагы «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятенең ветераннар советы рәисе булып эшли һәм ветераннар арасында халыкара уеннарда да уңышлы чыгыш ясый.
Шулай ук Арчага Монреаль Олимпиадасы-1976 чемпионы, Мәскәү Олимпиадасы – 1980 нең көмеш призеры, рапира белән фехтование буенча җиде тапкыр дөнья чемпионы Наилә Гыйләҗева кайтты. Ул «XX гасырның Татарстандагы иң яхшы спортчысы» дип танылган.
Кунаклар райондагы берничә спорт һәм белем бирү учреждениесендә булдылар: «Арча-Арена» боз сараен, «Арча» спорт комплексын, Арча педагогика көллиятен һәм «Алгарыш» яшьләр үзәген карадылар. Күргәннәренә бәя биреп, Александр Плюшкин районда спорт үсеше өчен яхшы шартлар тудырылуын билгеләп үтте.
— Совет чорында булдырылган база белән заманча технологияләр бер-берсенә каршы килми, киресенчә, бер-берсен тулыландыра. Арча районында профессиональ үсеш өчен барлык мөмкинлекләр бар. Тупланган тәҗрибә һәм заманча җиһазлар безгә югары дәрәҗәдәге спортчылар әзерләргә ярдәм итә, — диде ул.
Сәфәрнең иң истәлекле өлешләренең берсе Арча педагогика көллиятенең физик тәрбия бүлеге студентлары белән очрашу булды. Булачак укытучылар һәм тренерлар өчен Олимпия чемпионнары белән аралашу үзенчәлекле дәрескә әверелде.
Очрашуның төп максаты — спортны популярлаштыру һәм үз тәҗрибәсен яшь буынга тапшыру иде.
Наилә Гыйләҗева яшьләргә мөрәҗәгать итеп болай диде:
— Татарстанда төзелгән заманча спорт объектларына сокланам. Монда төрле яшьтәге кешеләргә зур игътибар бирелә. Яшьләр моны гадәти хәл итеп түгел, ә зур мөмкинлек дип кабул итсен иде. Мондый инфраструктура — бик зур хезмәт нәтиҗәсе, һәм ул сезнең алда киң мөмкинлекләр ача.
Әлеге очрашу яшьләргә спорт юлын сайлауда өстәмә илһам бирде, ә район өчен спорт традицияләрен дәвам итүнең мөһимлеген тагын бер кат искәртте.
Чыганак: arskmedia.ru