Халыкара Туган тел көне уңаеннан Арча муниципаль район хакимияте башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриев районда туып үскән язучы-шагыйрьләрне, журналистлар һәм сәнгать әһелләрен кабул итте.
Очрашу галим, шагыйрь Хәнәфи Бәдигыйны Муса Җәлил исемендәге премия алу белән котлаудан башланды. «Бу премияне якташыбыз алуы районыбыз өчен зур дәрәҗә! Сезгә тазалык-саулык телим», — диде район хакиме Илшат Нуриев.
Туган тел көне булу сәбәпле булса кирәк, сөйләшүдә дә сүз нигездә татар теле хакында барды.
Илшат Нуриев: «Телнең бетмәсенә ышанам».
«Мин оптимист кеше. Телнең бетмәсенә ышанам. Татар мәктәпләрендә балаларны татарча укытырга, әмма терминнарны русча да өйрәтергә кушам. Телне саклап калырга уйлыйбыз икән, авылларны да үстерү һәм саклау буенча дәүләт программасы булырга тиеш. Авылда халык яши икән татар теле беркайчан да бетмәячәк», — диде Илшат Нуриев.
Рифат Җамал: «Татар телен саклау өчен шул телдә укытырга кирәк!»
Сүзне шагыйрь, фәннәр докторы Рифат Җамал «эләктереп» алды. «Татар телен саклау өчен шул телдә укытырга кирәк. Татар теле, әдәбияты дәресләре генә бик аз. Без татар телендә үлгәнче сөйләшәчәкбез, чөнки мәктәптә татарча укыдык. Кеше мәктәптә нинди телдә укый, ул шул телдә уйлаячак, димәк, шул телдә сөйләшәчәк. Мәктәптә русча укый икән, русча сөйләшәчәк. Тел гаиләдә түгел, ә мәктәптә сакланырга тиеш, — диде ул. Татарларның дөньяга карашы русларныкына караганда киңрәк. Татарча укыган бала туган телне генә түгел, әдәбият һәм мәдәниятен дә белә».
Риман Гыйлемханов: «Безгә үзебездәге мескенлек, коллык психологиясен бетерергә кирәк!»
Танылган журналист Риман Гыйлемханов: «Татар йоклап ала да уянып китә. Без һич кенә дә рус мәктәбенә, рус теленә ачу сакларга тиеш түгел, ә татар телен саклау һәм үстерү турында уйларга тиешбез. Моның өчен сыйфат кирәк. Сыйфатлы татар теле дәреслекләре, белемле укытучылар, яхшы җырлар булсын. Язучылар укырлык әсәрләр язсын… Без базарга баргач товарның иң яхшысын эзлибез бит! Милли әйбер дә шулай яхшы булырга тиеш! Һәр эштә сыйфат булса гына без үзебезне үстерә алабыз. Татарча сөйләмә, дип берәүнең дә авызга сукканы юк. Безгә үзебездәге мескенлек, коллык психологиясен бетерергә кирәк!» — дип сөйләде. Сүз уңаеннан журналист «Таттелеком» АҖ белән берлектә Яңасала авылында язучы Гомәр Бәшировның музей-комплексы оештырылачагын, бу юнәлештә инде эш башланганын да белдерде.
Илфат Фәйзрахманов: «Авылга кайтып яшәргә киңәш итәм»
«Арча татар мәдәнияте һәм әдәбиятының чишмә башы. Безгә менә шушы чишмәне сакларга кирәк. Бүген бирегә җыелган һәр кеше районга, туган җиренә ничек итеп ярдәм итә ала? Мин сезгә шәһәрдән торып авыл турында сөйләргә түгел, ә 25 меңчеләр кебек авылга күчеп кайтып, анда хезмәт итәргә, аның проблемаларын эчтән күрергә киңәш итәм. Шәхсән үзем авылда крестьян булып яшәп ятам. Дөрес, без завод-фабрикалар салып эш урыннары булдыра алмыйбыз. Әмма авылда төрле бәйрәм-кичәләрне, концертларны оештырабыз. Мине авылдагы икътисади проблемалар да бик борчый. Боларны хәл итү өчен матбугатны кузгатырга мөмкин…» — дип сөйләде «Безнең гәҗит»нең баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов.
Гөлзада Сафиуллина: «Татар телен сакларга кирәклеген һәр түрә белергә тиеш!»
Җырчы Гөлзада Сафиуллинаның чыгышы аеруча ярсулы булып истә калды: «Һәр ана, һәр укытучы телне ни өчен сакларга кирәк икәнен белергә тиеш! Ана теленең кадерен, аның Аллаһы Тәгалә тарафыннан әманәт итеп берелгәнен без һәр балага аңлатырга бурычлы. Татар телен сакларга кирәклеген һәр түрә белергә тиеш! Балык башыннан чери. Милли университет булмаса, баланы мәктәпләрдә татарча укытудан, татарча сөйләшүеннән бернинди мәгънә юк. Телсез калган кеше — кеше түгел, телсез ул, хайван! Россиянең милли сәясәте русныкы гына түгел, ә дәүләтебездә яшәүче барлык халыкныкы да. Милли сәясәт ул татар сәясәте дә… Кызганыч, бүгенге татар телевидениесе татарның «отход»ын күрсәтә. Безгә татарның бөек шәхесләре белән горурланырга кирәк. Арчабызда да горурланырлык шәхесләр байтак».
Язучы һәм журналист Вакыйф Нуриев: «Милли университет турында хыялланганчы, һәр сабыйны балалар бакчасыннан саф татарча тәрбияләү мөһим, атаклы әдибебез Әмирхан Еники да телне, милли тәрбияне сабый чактан сеңдерергә кушкан», — диде.
Чаллы театры артист-режиссеры, драматург Булат Сәлахов (үзен Булат Курсави диде…) апрель аенда барлык якташларын «Яратылмый калган ярлар» исемле өр-яңа спектаклен карарга чакырды. Спектакль Арча һәм Курса мәдәният йортларында күрсәтеләчәк.
Райондагы авыллар һәм кешеләр турында иң күп язган ветеран журналист Әгъзәм ага Фәйзрахманов«Татарны саклау һәм үстерү стратегиясе һәр авылда һәм районда булырга тиеш. Моның өчен авылларда эш урыннары булсын иде», — диде. Үзе дә, эше урыны була икән, мин авылга кайтыр идем, диде. Күпләр, әлбәттә, моны шаярту, дип кабул итте.
Очрашуга кайтучылар Татарстандагы бер генә район хакиме дә үз төбәгендә туып үскән иҗат әһелләрен болай җылы һәм эшлекле кабул итми, дип белдерделәр.
Чараның икенче өлешендә район хакимияте башлыгы Илшат Нуриев очрашуга килгән һәр кешенең тәкъдимен тыңлады.
Менә аларның кайберләре: Арча мәктәпләрендә татар классларының санын арттыру, Арча шәһәрендә өч телдә укытыла торган мәктәп ачу, районкүләм «Моңлы сазым» фестивален оештыру, музейларның фондын тулыландыру, балалар бакчаларында татарча тәрбияне камилләштерү, Яңасала авылында Гомәр Бәширов музеен ачу, районның археологиясен һәм тарихын пропагандалау, Масра басуындагы чүплекне рекультивацияләү, һәр ай саен район мәктәпләрендә күренекле шәхесләр белән очрашуларны оештыру, квартал саен якташ әдипләр, сәнгать әһелләре белән очрашып киңәшү, укучыларга тәкъдим ителә торган матур әдәбият исемлегенә татар авторларын да кертү, авылда эш урыннары булдыру, һәр мәктәптә музей оештыру (музейсыз авыл бетә, имеш!!!) һ.б.
Тәкъдимнәр арасында район масштабында гына хәл ителми торганнары да бар иде: мәсәлән, милли университет ачу, БДИны татарча бирү, җырлый белмәгән җырчыларны (әлбәттә, читтән килгәннәр турында сүз бара) район сәхнәсенә аяк бастырмау һ.б. Шулай да, Илшат Габделфәрт улы БДИны татарча бирүне сорап, Русия Президенты В.В.Путинга очрашуда катнашучылар исеменнән хат язарбыз, ятып калганчы, атып калу хәерле, диде.
Ике сәгать ярым барган сөйләшүдән соң, иҗат әһелләре районның төрле мәктәпләрендә балалар белән очрашуга китте.