ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Арча Укучылар сараенда проектлар һәм грантлар буенча тәҗрибә уртаклаштылар
Арча Укучылар сараенда проектлар һәм грантлар буенча тәҗрибә уртаклаштылар

Арча Укучылар сараенда проектлар һәм грантлар буенча тәҗрибә уртаклаштылар

Арча Укучылар сараенда проект эшчәнлеге һәм грантлар темасына багышланган республикакүләм очрашу узды. Чарада өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләүче педагоглар катнашып, гамәлгә ашырылган проектлар һәм грант тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Арча Укучылар сараенда өстәмә белем бирү өлкәсендә проект эшчәнлеген үстерү мәсьәләләренә багышланган республикакүләм очрашу узды. Чара педагоглар өчен тәҗрибә уртаклашу, фикер алышу һәм яңа мөмкинлекләрне барлау мәйданына әверелде.

Очрашуда республика мәктәпләре һәм өстәмә белем бирү учреждениеләреннән килгән педагоглар катнашты. Алар проектлар һәм грантлар ярдәмендә белем бирү эшчәнлеген заманча шартларда ничек үстерергә мөмкин булуы турында фикер алышты.

Арча Укучылар сарае педагоглары үзләренең гамәлгә ашырылган проектларын тәкъдим итте. Алар арасында «Мин Арча баласы», «САФТА», «Ял-Юл» гаилә ял походы, «Робо-Арск», «ТатАрча уен», «Оста куллар» кебек социаль, мәдәни һәм техник юнәлешләрдәге проектлар бар. Әлеге инициативаларның һәркайсы балаларны, гаиләләрне һәм җәмгыятьне берләштерүгә, милли телне һәм мәдәниятне саклауга юнәлдерелгән.

Фикер алышуга Арчаның икенче мәктәбе һәм Теләче балалар иҗат үзәге вәкилләре дә кушылды. Алар үзләренең беренче грант җиңүләре турында сөйләп, мондый очрашуларның тәҗрибә уртаклашу өчен әһәмиятен ассызыклады.

Чарада иң яшь катнашучы – Илназ Галимов чыгышы аеруча кызыксыну уятты. Аның «Гаилә белән фото» проекты «Росмолодёжь. Грантлар» программасы кысаларында финанслау алган.

Очрашу ахырында Арча Укучылар сарае директоры урынбасары Айгөл Галәветдинова грантка гаризалар тутыру буенча дәрес уздырды.

Чыганак: https://arskmedia.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*