Шушы көннәрдә Татарстанның Арча якташлык җәмгыяте Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында үзенең егерме еллыгын билгеләп үтте. Юбилей уңаеннан сәхнәдә “Арчалылар кыздыра!” дип исемләнгән зур концерт уздырылды.

Арча якташлыгы җәмгыятенә 1998 елда нигез салына. 2013 елдан бирле оешманы Тинчурин театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов җитәкли. Ул бу кичтә сәхнәдән тамашачыларга: “Ел саен бергәләп шушы залда җыелабыз. Безнең Арча ягы елдан-ел алга бара һәм күтәрелә. Арчада туып-үскәннәр җитәкчеләр дә, эшчеләр дә моңа үз өлешен кертә. Бик зур рәхмәт сезгә! Сезнең белән горурланып: “Без бит – Арча яклары!”, – дип әйтергә була!” – дип мөрәҗәгать итте.


Очрашу кичәсен Нурзадә һәм Рамил Мөхетдинов алып барды. Концерта Арча төбәгендә туып үскән җырчылар, шулай ук Арчада яшәп иҗат итүче сәнгатькәрләр, инструменталь, җыр һәм бию ансамбльләре катнашты. Аерым алганда бу кичтә сәхнәдә Татарстанның халык артистлары Гөлзадә Сафиуллина, Шамил Әхмәтҗанов, Фердинанд Фәтхи, Рөстәм Закиров, Татарстанның атказанган артистлары Лилия Муллагалиева, Вәис Бәйрәмов, Лилия Хәмитова, шулай ук Илназ Бах һәм Гүзәл Идрисова, Илназ Гарипов һәм башка танылган җырчылар якташлары хөрмәтенә чыгыш ясады.
Арча якташлык җәмгыяте


