Мендельсон маршы, балалары, оныклары, туганнарының көчле алкышлары астында юбилярлар залга үтте. Алар – алтмыш ел бергә яшәп, бриллиант туйларын билгеләп үткән Рауза һәм Нәкыйп Нурисламовлар һәм таш туйларын бәйрәм иткән Нәсимә һәм Наил Гарифуллиннар.
“Эштән соң ашыгып өеңә кайту – үзе үк зур бәхет. Гаилә никадәр тату булса, аның җылылыгы да шулкадәр көчле. Авырлыкларны бергәләп җиңеп, шатлыкларга бергәләп сөенеп, бер–берсенә юл куеп, аңлап яшәгән гаиләләрне күреп сокланабыз, алардан үрнәк алырга омтылабыз”, – дигән сүзләр белән башлады үзенең әлеге парлар белән таныштыруын Арча ЗАГСы бүлеге белгече Гөлназ Маркелова.
Рауза һәм Нәкыйп Нурисламовлар алтмыш ел бергә. Уйлап карасаң, үзе бер гомер. Шуның эченә күпме вакыйга сыйган: хезмәттә уңышлар, олы хөрмәт, балалар, оныклар, оныкчыклар… Хәзер әнә шул өч балалары, җиде оныклары, дүрт оныкчыклары терәген, игелеген, назын тоеп гомер итәләр.
– Безнең өйләнешү кызык кына килеп чыкты. Рауза белән матур гына йөрибез. Бервакыт: “Әйдә, иртәгә мин сине сорарга киләм”, – дидем. “Юк, килә күрмә, әни клубка да чыгармас”, – ди бу. Чыннан да, икенче көнне егетләрне алып, атлар җигеп килсәм, Рауза клубта юк. Әнисе чыгармаган. Бераз вакыттан соң кызны (басуда эшләп йөри иде) үзебезгә чәй эчәргә чакырдым. “Аннары өеңә озатып куярмын”, – дидем. Үзем өйгә керүгә инде йокларга яткан әниләрне уятып, “Менә кыз алып кайттым”, – дип таныштырдым. Шул көннән Рауза бездә калды. Әмма әнисе үпкәләде, никахка да килмәде, – дип сөйләде Нәкыйп абый.
Ул чакта ана кызының шушы егет куенында 60 ел бәхетле гомер кичерәсен белсә… Рауза апа белән Нәкыйп абый хәзер дә әнә нинди матур пар. Бер–берсенең күзләренә генә карап торалар, йөзләрендә нур балкый. Бәхет нуры. Ә балалары аларга күңелләрендәге иң изге теләкләрен, олы рәхмәтләрен җиткерде. Әти–әни өчен балаларыннан шундый сүзләр ишетү йөрәкләренә май булып ята. Йөрәк җимешләреңнен игелекле, тәүфыйклы булуын күрү – үзе үк зур бәхет.
Рауза апа белән Нәкыйп абый бу көнне ЗАГСның “Дан китабы”на имзаларын куйдылар, “Үзәк” территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллинадан да котлау сүзләре, матур теләкләр ишеттеләр.
Икенче парыбыз да районда күренекле, хөрмәткә лаек кешеләр. Алар икесе бербөтен кебек. Нәсимә дисәк, Наилне, Наил турында сөйләсәк, Нәсимәне күз алдына китерәбез. Әйе–әйе, аңладыгыз, сүз Арча станциясендә гомер итүче Нәсимә һәм Наил Гарифуллиннар турында бара.
Аларның йөргән, өйләнешкән вакытлары тонык кына булса да хәтердә әле. Наил шофер, күп еллар кибетләргә икмәк ташыды, ә Нәсимә – мәдәният өлкәсендә. Балык Бистәсе районыннан юллама белән безнең якларга эшкә кайткан чибәр, чая, үткен кызны Наил бик тиз эләктереп ала һәм берәүгә дә бирми. Тугыз ел очрашып йөргәннән соң, ниһаять, 1985 елда алар балдаклар алышты. Әле генә кебек. Кай арада 30 елдан артык вакыт үтеп киткән. Нәсимә һаман да мәдәният өлкәсендә, уңышлары – бихисап. Ару–талуны белмәс, мәңге яшь, әле дә сәхнәләрдә чәчәк атучы Нәсимә Гарифуллина күпләрдә соклану уята. Ә Наиле гаиләдә генә түгел, һәр эшендә, һәр башлангычында аның алыштыргысыз ярдәмчесе. Кайнанасы Кафия апа (ул хәзер үзе дә кайнана) – сердәшчесе, киңәшчесе, уллары Руслан белән Рим – гаиләләренең бизәге. Таш туйларын билгеләп үткән бу матур парның да исемнәре “Дан китабы”на беркетелде, “Питомник” территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе җитәкчесе Ибраһим Сабиров үзләренә котлау сүзләре ирештерде. Үзе җитәкләгән “Яшь йөрәкләр” ансамбле котлау сүзләрен җырлары аша җиткерде.
Гөлсинә Зәкиева
arskland.ru