Арча районы үзәк китапханәсендә “Серле дөньяга сәяхәт” дип исемләнгән тарихи чара булды. Түгәрәк өстәл артында үтте ул. Тарихыбызга, үткәннәргә битараф булмаган, авылым тарихы дип янып-көеп йөргән шәхесләр җыелды. Җитди мәсьәләләр турында сөйләшенде. Күптән кирәк иде мондый очрашу, тагын очрашу көнен билгеләп таралыштылар.
Кәче авылы тарихы китабын чыгарган Фоат Закиров, Кышкар авылы китабын туплаган Кышкар клубы мөдире Ләйсән Шәфигуллина, китапханә мөдире, Опнашбаш авылы турында китап чыгарган Мөнир Касыймов, Казиле авылы китабын туплаган Лилия Закирова, Яңа Кенәр тарихы турында материаллар туплаучы Венера Шәфигуллина, авыллар турындагы истәлекне мәңгеләштерергә тырышып йөрүчеләр катнашты.
Чыганак: https://arskmedia.ru