tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арчада беренче тапкыр Әдәби Сабан туе узды
Арчада беренче тапкыр Әдәби Сабан туе узды

Арчада беренче тапкыр Әдәби Сабан туе узды

Татар дөньясына  күп талантлар биргән Арчада беренче тапкыр Әдәби Сабан туе узды.  Әдәби Сабан туе Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан, Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан язучылар берлеге тарафыннан, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оешты.

Чараның төп бәйгесе —#әдәбикөрәш. Ул #әдәбисабантуе алдыннан бер атна дәвамында онлайн форматта барды. Бәйгедә иллегә якын кеше көч сынашты. Алар арасыннан сайлап алынган  финалистлар Сабан туе мәйданында уз осталыгын күрсәтте.

Биредә күп кенә уеннарга әдәби яктан үзгәреш кертелде. Милли эшләнмәләр, китап сату нокталары да эшләде.

Әлеге чара туган телебезне саклауда, аны камилләштерүдә рухыбызны ныгытып, сәламәт яшәү рәвешен киң җәмәгатьчелеккә танытуда бик зур өлеш кертә.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*