Арча мәдәният йортында “Герой әтисе” республика күчмә күргәзмәсен ачу тантанасы булды.
Ул махсус хәрби операция зонасында батырлык күрсәтеп, дәүләт бүләгенә лаек булган һәм яу кырында башын салган герой егетләребезгә, аларның әтиләренә багышлана.
Тезелеп киткән портретлар. Аларда кулларына күкрәкләрен орден-медальләр бизәгән батыр уллары фотосурәтләрен, бүләкләрен, шәхси әйберләрен тоткан әтиләре. Туган иле өчен башын салырга да әзер булган батыр йөрәкле ир үстергәннәре өчен горурланып торсалар да, күзләре моңсу, сагыш баскан. Ирләр хатын-кыз кебек күз яшьләре белән еламаса да, аларның йөрәкләре сыкрый. Әти өчен дә, әни өчен дә нинди яшьтә булуына карамастан, бала бала булып кала шул.
“Герой әтисе” күчмә күргәзмәсе Ватаныбыз тынычлыгын саклап башларын салган геройларга һәм аларның ата-аналарын хөрмәтләүгә, яшь буынны тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Ул “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды, “Бердәм Россия” партиясе, республиканың әтиләр һәм офицер хатыннары союзлары белән берлектә оештырылган. Күргәзмәдә 45 фотосурәт урнаштырылган. Дүртесе – Россия Герое һәм аларның әтиләре, 32се “Батырлык” ордены, җидесе башка төрле дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән егетләр һәм аларның әтиләре. Һәр районнан берәр кеше.
Безнең районнан икәү. Сарай-Чокырча авылы егете Айрат Галәветдиновның әтисе Габделәхәт Галәветдиновның фотосүрәте бар. Айрат Галәветдинов тормышын хәрби хезмәт белән бәйләгән чын герой. Махсус хәрби операциядә беренче көннәреннән үк катнаша, батырлык үрнәге күрсәтә, хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була, күрсәткән батырлыгы өчен “Батырлык” ордены белән бүләкләнә. Кичәгә Айрат Галәветдиновның әнисе Мәдинә һәм әтисе Габделәхәт Галәветдиновлар килгән иде. Шулай ук майор Алмаз Әһлиев һәм аның әтисе Хәмит Әһлиевның фотосүрәте дә урын алган. Бу егетебез дә “Батырлык” ордены иясе. Алмаз әтисе кебек хәрби юлны сайлый. Хәрби хезмәтне 2012 елда башлый. Сириядә, Таулы Карабахта хәрби бурычын үти. Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк катнаша, батырлык үрнәге күрсәтә. 2022 елның 17 августында батырларча һәлак була. Чарада аның әнисе Нурия һәм әтисе Хәмит Әһлиевлар катнашты.
– Бүген батыр егетләребез илебез тынычлыгын саклый. Безнең илгә каршы бүгенге көндә 58 ил көрәшә. Санкцияләр буенча 84 ил. Әмма безнең илебезне таратырга хакыбыз юк. Шуңа безнең егетләребез илебезне сакларга китә. Кызганыч, югалтулар да бар. Аяусыз көрәштә иң якын кешеләрен югалткан һәр ананың, хатынның, баланың, туганнарының тирән кайгысын уртаклашам. Алар безнең күңелләрдә мәңге сакланачак. Батырларның исемен мәңгеләштерү буенча башкарасы эшләребез күп. “Герой әтисе” күргәзмәсендә безнең районнан ике әтинең батыр уллары белән төшкән фотосурәте урнаштырылган. Бу күргәзмә яшь буын өчен аеруча әһәмиятле”, – диде күргәзмә ачу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев.
Әти өчен улы – нәсел, гаилә кыйммәтләрен дәвам итүче, улы өчен әтисе – батырлык һәм ныклык үрнәге. Ир бала кечкенәдән әтисеннән үрнәк алып үсә. Ватан каршында җаваплылык хисе тәрбияләү дә әтиләр җилкәсендә. Илебез сагында торган егетләребезнең батырлыгы, аларның әтиләре белән таныштыру максатыннан районыбызда да “Герой әтисе” фотокүргәзмәсе булдырылды. Әлеге күргәзмәдә махсус хәрби операция зонасында батырлык үрнәкләре күрсәтеп, яу кырында башын салган, дәүләт бүләге – орден белән бүләкләнгән һәм әтиләре исән булган районыбыз батырлары һәм аларның әтиләренең фотосүрәтләре урын алган. Илназ Әхмәтҗанов һәм аның әтисе Ришад Әхмәтҗанов. Илназ мобилизация буенча хезмәткә чакырыла, батырлык үрнәге күрсәтеп, 2024 елның 10 гыйнварендә һәлак була. “Батырлык” орденына лаек. Айрат Вәлиуллин һәм аның әтисе Рөстәм Вәлиуллин. Айрат икенче дәрәҗә “Батырлык өчен” медале, “Батырлык” ордены белән бүләкләнә. Ул Шура авылыннан, өлешчә мобилизация буенча иң беренчеләрдән булып китә. 2024 елның 26 июнендә хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була. Эдуард Ихсанов һәм аның әтисе Эдуард Ихсанов. Эдуард 2022 елның сентябрендә контракт төзеп китә. Һәлак булганнан соң “Батырлык” ордены белән бүләкләнә. Илшат Кашапов һәм аның әтисе Минҗан Кашапов. Илшат Штерә авылыннан мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә алына. Күкрәген “Батырлык” ордены бизи. 2024 елның 26 июнендә һәлак була. Тимур Мортазин һәм аның әтисе Марат Мортазин. Тимур да “Батырлык” ордены иясе. 2023 елның ноябрендә батырларча һәлак була. Илшат Саматов һәм аның әтисе Илһам Саматов. Илшат Түбән Пошалымнан. Мобилизациянең беренче көненнән үк китә. Һәлак булганнан соң “Батырлык” ордены белән бүләкләнә.
Эмиль Фатыхов һәм аның әтисе Зөфәр Фатыйхов. Эмиль 2024 елның июлендә үз теләге белән контракт төзеп китә. Танк дивизиясенең разведка ротасында разведчик-снайпер булып хезмәт итә. 2024 елның 19 августында сугышчан бурычын үтәгәндә һәлак була. “Батырлык” ордены белән бүләкләнә. Рәсүл Яһудин һәм аның әтисе Хәлил Яһудин. Рәсүл Айван авылы егете. 2022 елда өлешчә мобилизация буенча китә, аннан контракт төзи. Курку белмәс егет алгы сызыкта хәрәкәт итә, 2023 елның 13 октябрендә батырларча һәлак була. Бу чарага батыр якташларыбызның әти-әниләре, туганнары, укытучылары да килгән иде. Укытучылары егетләрне бик җылы итеп искә алдылар, аларны беркайчан да онытмаячаклары, укучыларга батырлык үрнәге итеп куячаклары турында әйттеләр.
– Бу чарага килеп, үзебездә укыган герой егетләр турында сөйләвемне сорагач, тагын бер кат йөрәгем сыкрап куйды. Чөнки аларны без кечкенә вакытларыннан, парта артында утырган чакларыннан ук беләбез. Мин шундый батыр йөрәкле уллар үстергән ата-аналарга сокланам. Бу балачактан ук үз гамәлләре өчен җавап биреп өйрәнгән егетләр, алар йөрәкләре кушканча, үз теләкләре белән Ватан сагына китте. Без җиңәчәкбез. Моңа кадәр әле безнең илне җиңгән ил булмады. Чөнки безнең халык бердәм һәм туган иле өчен гомерен дә бирергә әзер, – диде Арча икенче мәктәбенең ветеран укытучысы Ильмира Ильясовна.
Бу көнне махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыклары өчен һәлак булган геройларның гаиләләренә “Батырлык” орденнары тапшырылды. Айрат Вәлиуллин ордены әнисе Фәридә һәм әтисе Рөстәм Вәлиуллинга, Эдуард Ихсановның ордены туганы Эльвинага бирелде. Яу кырында батырларча һәлак булган солдатларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Махсус хәрби операция зонасында бер аягын югалткан, әмма төшенкелеккә бирелмичә, протез куйдырганнан соң эшләвен дәвам иткән Фидаил Габдрахмановка да “Батырлык” ордены тапшырылды.
– Герой булып тумыйлар, герой булалар, дигән төшенчә белән килешеп бетәсем килми. Әгәр кеше яхшылыкның, начарлыкның, Ватанның, намусның, туган җирнең нәрсә икәнен кечкенәдән белеп үсә икән, бу әти-әниләр тарафыннан туганнан алып бик зур эш башкарылган, дигәнне аңлата. Һәм ул кеше гомере буе шундый булып кала, – диде Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Азат Вахитов.
– Безнең бабайларыбыз Бөек Ватан сугышында туган илебезне фашистлардан саклаган, батырлыклары өчен орден-медальләргә лаек булган. Бүгенге геройларыбызның әтиләре арасында Чечня, әфган сугышы ветераннары бар. Күргәзмәгә куелган фотосурәтләрдә “Батырлык” ордены, “Батырлык өчен” һәм башка медальләргә ия булган егетләр. Алар да тормышларын куркыныч астына куеп, үзләрен аямыйча көрәшкән һәм туган иле өчен башын салган. Бу – нәселләр бәйләнеше. Әтиләр, әниләр, балаларыгыз өчен зур рәхмәт сезгә, – диде “Сугышчан туганлык” җәмәгатьчелек оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов.
Якын кешесен, газиз баласын мәңгегә югалткан бер генә гаиләнең дә, ата-ананың да хәсрәтен берни дә җиңеләйтә алмый. Ватанны ярату, тынычлык төшенчәсен сеңдереп үстергән әти-әниләргә, алардан үрнәк алып үсүче балаларына, көчле рухлы хатыннарына сабырлык телибез. Бер генә герой да онытылырга тиеш түгел. Хәтер яшәгәндә генә кеше яши, хәтер яшәгәндә генә киләчәгебез бар.
Чыганак: arskmedia.ru