ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Арчада халык уен кораллары оркестрының иҗат кичәсе узды
Арчада халык уен кораллары оркестрының иҗат кичәсе узды

Арчада халык уен кораллары оркестрының иҗат кичәсе узды

Арча районы мәдәният йортында халык уен кораллары оркестрының (җитәкчесе – ТР Атказанган мәдәният хезмәткәре А.Фәхретдинова) иҗат кичәсе узды. Чара бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга, Татарстан Республикасында игълан ителгән Хәрби һәм хезмәт даны елына, шулай ук Россия Халыклары бердәмлеге елына багышланды.

Кичәдә тамашачыларга бай һәм эчтәлекле программа тәкъдим ителде. Сәхнәдә Тукай шигырьләренә иҗат ителгән җырлар, рус һәм татар халык көйләренең эшкәртмәләре, керәшен татарлары җырлары, Бөек Ватан сугышы елларында язылган һәм совет солдатының батырлыгына багышланган әсәрләр яңгырады. Һәр чыгыш тирән мәгънәсе һәм сәнгати башкару осталыгы белән аерылып торды.

Иҗат кичәсендә Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары катнашты. Оркестр белән беррәттән “Күңелле балачак” вокаль ансамбле (җитәкчеләре – А.Ганиева, Р.Зиннәтуллина) һәм “Мирас” гармунчылар һәм курайчылар ансамбле (җитәкчеләре – ТР Атказанган мәдәният хезмәткәрләре Б.Гайнуллин һәм Р.Харисов) дә үзләренең чыгышлары белән тамашачылар күңелен яулады.

Быел оркестр өчен аеруча әһәмиятле ел: коллектив Альмира Фәхретдинова җитәкчелегендәге иҗади эшчәнлегенең биш еллыгын билгеләп үтә.

Чыганак: arskmedia.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*