Арчаның Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбендә РСФСР ның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күпсанлы әсәрләр авторы – Мөхәммәт Мәһдиевнең 90 еллыгына багышланган V Районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары булып узды.
Арча районы Мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров укучыларның иҗади сәләтләрен ачуда М.Мәһдиев укуларының зур этәргеч булуын билгеләп үтте. Татарстан фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов исә Мөхәммәт Мәһдиев иҗатын тирәнтен өйрәнү аша укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыруны максат итеп куйган фәнни-гамәли конференцияне республика дәрәҗәсенә чыгару кирәклеген ассызыклады.
Укучылар үз көчләрен «Мөхәммәт Мәһдиев – зур тормыш сынаулары узган бөек шәхес», “Мөхәммәт Мәһдиев иҗатын туплаучы һәм җыючы галимнәр эшчәнлеге”, “Мөхәммәт Мәһдиев иҗаты язучылар әсәрләрендә” юнәлешләрендә сынады. “Шигърият бакчасында” юнәлешендә 5-11 класс укучылары Мөхәммәт Мәһдиев, аның кызы Гәүһәр Хәсәнова иҗатын үз шигырьләрендә чагылдырды. “Мөхәммәт Мәһдиев иҗатын мин ничек күзаллыйм?” юнәлешендә укытучылар түгәрәк өстәл артында үзләренең фәнни-гамәли эшләре, дәрес үрнәкләре, әдәби-музыкаль кичә эшкәртмәләре, һәм, иң мөһиме, Мөхәммәт агага бәйле истәлекләре белән уртаклаштылар.