Әлифба – татарча белем бирү системасында иң зур баскыч. Һәр бала мәктәпкә кадәр дә һәм мәктәп бусагасын атлап кергәч тә укырга, язарга һәм туган телебезнең хәзинәләрен өйрәнергә шушы тиңсез дәреслек буенча эшен башлап җибәрә. “Әлифба – белем чишмәсе”, “Әлифба – баланың беренче уку китабы” – дип истә калдырабыз.
Арча педагогия училищесында озак еллар эшләгән Сәләй ага Вагыйзов һәм Рәмзия апа Вәлитова иҗат иткән татар “Әлифба”сы 1965 – 2006 елларда 42 тапкыр басылып чыкты. Алар башлангыч сыйныфлар өчен туган тел һәм татар теле дәреслекләре, аларга методик кулланмалар, дидактик материаллар әзерләделәр һәм аларны яңартып тордылар. Аларның хезмәтләре татар мәктәбенең башлангыч сыйныфларында татар теле укыту методикасына, аны камилләштерүгә юнәлтелгән. Бүгенге көндә Арча педагогия көллиятендә дөньяда бердәнбер “Әлифба” музее эшли. Анда илебезнең төрле чорларда кулланган һәм чит илләрдә чыгарылган әлифба китаплары тупланган. Сәләй Гататдин улы Вагыйзовның туган авылында да аның хезмәтләренә багышлап музей ачылганын белә идек.
Яңа уку елы башланыр алдыннан Арча районы мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов җитәкчелегендә без, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре, Самара өлкәсенең Камышлы районы Татар Байтуганы авылында булдык. Безне музей җитәкчесе Нурания Абзалова, Байтуган авылы җирлеге башлыгы Зөфәр Кашапов, Камышлы районының мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары Римма Галимуллина һәм башкалар бик зурлап каршы алдылар. Бер-берсенә якын гына урнашкан Урыс Байтуганы, Татар Байтуганы, Чуваш Байтуганы авыллары белән таныштык. Урта мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты эшли, авыл уртасына урнашкан мәчет үзенә чакырып тора. Татар Байтуганының иң зур үзәк урамына Сәләй Вагыйзов исеме бирелгән. Шул урамда Сәләй аганың балачагы узган нигездә музей урнашкан. Төзекләндерелгән йорты, капка-коймалары, ишек алдында келәте һәм башка корылмалары ерактан ук үзенә җәлеп итеп тора. Ишегалдында тугарылып куелган ат арбасы, аның янына куелган эш кораллары, келәт эчендә шул чорны хәтерләткән кызыклы экспонатлар безне Сәләй аганың балачагына алып кайтты.
Музей–йортына кергәндә үк, Арча педагогия училищесында Рәмзия апа Вәлитовадан белем алган якташыбыз, халык язучысы Гариф Ахуновның “Без бит Арча яклары” китабында язылган: “Минем өчен тормышта ике нәрсә гомер буе могҗиза булып сакланып килде: берсе – Чишмә, икенчесе — Әлифба” дигән сүзләре каршы ала. Музей җитәкчесе Нурания ханым безне музейда тупланган экспонатлар белән таныштырды. Татар Байтуганы авылында туып-үсеп, Бөек Ватан сугышында катнашып һәм аннан соң да пленда булганы өчен ун ел төрмәләрдә газап чигеп, үзенең ихтыяр көчен югалтмыйча студентларны укытырга һәм бик күп сандагы дәреслекләр иҗат итәргә көч тапкан Сәләй Гататдин улы Вәгыйзов, аңа гомере буе теләктәшлек һәм хезмәттәшлек күрсәтеп яшәгән тормыш иптәше Рәмзия Гыйлаҗ кызы Вәлитова турында өстәмә мәгълүматләр алып, без зур горурлык хисләре кичердек, музейда авылдашлары ярдәме белән элеккеге йорт күренешен чагылдырырга да мөмкинлек табылган. Ә инде Сәләй Гататдин улының шәхси әйберләре, аларның иҗат иткән һәм алар турында язылган китаплар, Арча педагогия көллияте белән язышкан хатлар, төрле белешмәләр, фотолар белән танышу безнең өчен бик кызыклы булды. Без үзебез дә музейга аларның тормыш юллары һәм иҗатлары белән бәйле булган китаплар, газета-журнал материаллары, “Арча” радиосы аша бирелгән тапшыруларның язмаларын бирдек, Сәләй ага һәм Рәмзия апа турындагы истәлекләребез белән уртаклаштык.
Сәләй ага бала чагында табигать белән танышырга, бигрәк тә Бигәш тавына менәргә яраткан. Без дә ул тауга күтәрелеп Татар Байтуганы авылын күзәттек. Авылнаң һәр йорты, урамнары, елга-күлләре уч төбендәге кебек күренә, табигатьнең матурлыгы безне дә сокландырды. Иң кызыгы авылны чорнап алган тауларның аерым исемнәре һәм тарихлары бар. Безгә Алтын тавы турындагысын Нурания ханымның тормыш иптәше Фәргат Абзалов сөйләп тә күрсәтте. Ә Сәләй ага туган авылына кайткан саен бу тауларда булып, алар турында истәлекләрен яңарткан. “Олы яшьтә булуына карамастан Арчага очрашуга килгәч тә, ул безгә һәр тау турында сөйләп чыга иде. Иң соңгы күрешүебез аңа 92 яшь тулган көннәрдә булды, ул вакытта да, онытмыйча, һәр тауның исемен әйтеп сөйләде. Бу очрашу вакытында ул миннән безнең өйнең ни хәле бар дип сорады. Шул вакытта минем башыма уй керде, күренекле авылдашыбызның хезмәтен бәяләп музей ачарга кирәк бит. Менә шуннан соң без ныклап эшкә алындык. Аерым әйтәсем килә, Арча педагогия көллияте безгә бик зур ярдәм күрсәтте, аеруча Илдус Сәгъдиека, Гөлнара Гариповага, Сания Камалетдиновага зур рәхмәт. Улы Камил безгә әтисенең портфелен һәм кулъязмаларын бүләк итте. Әле күптән түгел генә Камил абыйның кызы Аида гаиләсе белән музеебызда булдылар. Үзебезнең балалар белән дә Арчага барып алар белән аралашып кайтырга исәп. Чөнки минем ирем Фәргат Сәләй Гататдин улының бабасы ягыннан якын туганы да әле.”,- дип сөйләде Нурания Абзалова.
Юлда кайтканда без – арчалыларның бераз мактанып алырга да хакы бар икән дип уйладык. Ник алай дигәндә, ”Әлифба”ны, “Уку китабы”, “Туган тел” һәм башка дәреслекләрне иҗат итүче, төзүче кешеләр Сәләй Гататович Вагыйзов һәм аның хатыны Рәмзия Гыйләҗевна Вәлитова безнең Арчада озак еллар яшәгәннәр, балалар үстергәннәр, һәм үзара ярдәмләшеп иҗат иткәннәр. Бик тә эшчән, пөхтә, төгәл кешеләр, гаять тирәнтен, күпкырлы гыйлем ияләре иде алар. Икесе дә — педагогика галиме, Россиянең халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты исемнәренә лаек булган шәхесләр.
Бүген Рәмзия апа Вәлитова һәм Сәләй ага Вәгыйзовлар безнең арабызда юк инде, алар Арча зиратына җирләнгән. Еллар узган саен аларның кадерләре арта гына бара. Туган телебезнең саклануы, халкыбызның бөтенлеге өчен ихлас күңелдән кайгыртучы һәм зур эшләр башкаручы бу гыйлем ияләре язган дәреслекләр киләчәк буыннарга озак еллар хезмәт итәр әле.
“Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары
Шәфигулла Гарипов, arskland.ru