Арча «Каенкай» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары шагыйрә, китапханә каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсен җитәкчесе Дилә Абдуллина белән очрашты.
“Чәчәкләр сере” исемле музыкаль-әдәби очрашу кичәсе шагыйрәнең иҗатын яктыртты. Дилә Абдуллина Арча үзәк китапханәсенең өлкәннәр өчен хезмәт күрсәтү бүлегендә эшли. Аңарчы хезмәт юлын балалар белән эшләүгә багышлаган булган: мәктәптә һәм балалар бакчасында эшләгән.
«Сезнең кебек балалар белән эшләгәнгә, сез миңа бик якын. Иҗатым да балалар бакчасында эшләгәндә, бәйрәмнәр өчен сценарийлар, шигырьләр язу белән башланып китте», – диде балалар шагыйрәсе. Әмма беренче шигырен 9-10 яшьләрдә язуын әйтте, ул әнисенә багышланган була.
Балалар бәйрәмдә Дилә Абдуллинаның шигырьләрен сөйләделәр, сәхнәләштерделәр, җырларын башкардылар, биюләр биеделәр. Кунак үзе дә шигырьләрен укып, балаларның сорауларына җавап бирде. Балалар бакчасына китабын бүләк итте.
Очрашуда шулай ук район балалар китапханәсе мөдире Алсу Рәхимбаева да катнашты. Ул балаларга матур теләкләр теләп, яңа китаплар тапшырды.
Чыганак: arskmedia.ru