Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә Россия Федерациясенең Атказанган мәдәният хезмәткәре С.Б. Сахар исемендәге XIII «Йолдызлык» Төбәкара фестиваль-бәйгесе узды.
«Уен коралларында башкару» номинациясендә катнашып, Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучыларыннан торган «Ятаган» фольклор уен кораллары ансамбле (җитәкчесе Гайнетдинов Альберт Саләх улы) II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.