Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре кысаларында шәһәрнең Мөхәммәт мәчетендә дә булды.
Васил Габтелгаяз улы рухи үзәкнең инфраструктурасы һәм көндәлек эшчәнлеге белән танышты, имам һәм мәхәллә кешеләре белән аралашты. Әңгәмә татар җәмгыяте тормышында мәчетнең роле, яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү, ислам традицияләрен саклауга багышланды. Төбәктә татар халкының рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен саклау һәм үстерү буенча нәтиҗәле эш алып барылуы билгеләнде.
Белешмә: 1905 елда мәчет шәһәр үзәгендә татар-мөселманнар акчасына төзелгән. Аның тирә-ягында мөселманнар яшәгән, шунда ук Коръән укыган мәктәп-мәдрәсә урнашкан. 1920 елның июлендә бинаны вакытлыча мөселман җәмгыятенә файдалануга тапшыралар, әмма 1930 елларда ук мәчетне ябалар. 1931 елдан бинада төрле дәүләт структуралары урнашкан.
2010 елда бинаны «Нур Ислам» дини оешмасына тапшыралар, торгызу эшләре башлана. 2014 елның 18 июлендә бөтен бинаны диярлек юкка чыгарган җитди янгыннан соң мәчет яңадан торгызылган.
Татарстан ярдәме белән нәкъ тарихи проекты белән төзелеп, 2018нче елда Татарстан Рәисе катнашында тантаналы рәвештә ачылган.
Бүген мәчет Архангельск өлкәсе мөселманнарының дини һәм мәдәни тормышы үзәге буларак эшли.
