tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Артем Пискунов: “Миннән гел берәр төрле исемең бармы дип сорый торганнар иде…”
Артем Пискунов: “Миннән гел берәр төрле исемең бармы дип сорый торганнар иде…”

Артем Пискунов: “Миннән гел берәр төрле исемең бармы дип сорый торганнар иде…”

Кәрим Тинчурин театры артисты Артем Пискуновка да, ниһаять, Татарстанның атказан артисты исеме бирелде. Котлыйбыз! Шатлыгын уртаклашып, хәбәргә кердек.

– Театрда 18 ел иҗат иткәннән соң әнә шундый мактаулы, дәүләт бүләгенә лаек булдым. Рәхмәтләрем чиксез, әлбәттә. Бүген көне буе телефоным тынып тормый, шалтыраталар, матур сүзләр әйтәләр. Иң мөһиме, һәр котлау ихластан! Туганнар, дуслар, танышлар, хәтта дошманнарыма кадәр (көлә) сөенделәр дип беләм, – ди Артем. – Миннән гел берәр төрле исемең бармы дип сорый торганнар иде. Таныклыгыма язылган исемнән кала бүтән бер исемем дә юк дип җавап бирәм дә, вакыт инде, дәүләт бүләге алырга да вакыт диләр, ә минем бер генә дә исем китмәде, кирәк өчен генә кирәксенмәдем. Бирәләр икән, димәк, лаекмын, менә шул нәтиҗәне көттем.

Сер түгел, атказанган артисты исемен, әйтсәм әйтим, сәхнәдә 5 ел бөтерелгәннәр дә күптән алып бетерде кебек. Артем бу җәһәттән иҗат үрен яулап кына, халкына фидакарь хезмәт итеп лаеклы булды.
– 3-4 ел элек утырып санаган идем, 40 тан артык роль иҗат ителгән. Рәхәтләнеп эшләдем, хәзер дә җаным-тәнем белән яраткан хезмәтемдә. Исем алырга кызыкмадым, дөресрәге ул хакта уйлап та карамадым. Тиеш икән бирерләр, юк икән бигайбә дим әле дә, – ди ул.

Артемга Татарстанның атказанган артисты исеме бирелү шатлыгын аңа хатыны Резедә җиткергән.
– Иртән мин съемкаларда идем. “Ай булмаса, йолдыз бар” әсәре буенча фильм төшерәбез. Мин төп рольдә – Мирзанурны уйныйм. Резеда шалтыратып әйткәч, әәә, дидем дә, әйбәт булган икән, дип куйдым. Куандым, яшермим, куанмаслык шатлык түгел ич, – ди артист.

36 яшенә җитеп, 18 ел сәхнәдә 50 ләп роль иҗат итеп ирешкән уңышының куанычын күреп яшәргә, яңадан яңа үрләргә яуларга насыйп булсын.

Чыганак: shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*