tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Артур Хакимов – көрәш буенча Россия чемпионы
Артур Хакимов – көрәш буенча Россия чемпионы

Артур Хакимов – көрәш буенча Россия чемпионы

Ульяновск өлкәсе көрәшчеләре Казанда узган Россия чемпионатыннан алтын һәм көмеш медальләр алып кайтты. Д.А.Разумовский исемендәге спорт мәктәбе шәкертләре Артур Хакимов (70 килограммга кадәр) һәм Рөстәм Фаткуллин (60 килограммга кадәр) үз үлчәү категорияләрендә зур җиңүгә ирештеләр.

2022 елның августында беренче тренерлары Рөстәм Карипов кинәт үлеп киткәннән соң, Артур белән Рөстәм остазсыз кала. Көрәш федерациясе бу мәсьәләне шәһәрнең самбо федерациясе ярдәмендә хәл итә – көрәш буенча тренер Артем Филатов яшь, өметле спортчыларны үз канаты астына ала.

Вакыт үтү белән илнең танылган пәһлеваннарына каршы көрәшергә өйрәнү өчен ныклы техник база кирәклеге ачыклана. Артур белән Рөстәм берничә тапкыр башка төбәкләрдә үткәрелгән сборларга барып, кыска гына вакыт эчендә үзләренең осталыкларын сизелерлек дәрәҗәдә арттыралар. Һәм тырышлыкның нәтиҗәсе озак көттерми: Ульяновск өлкәсе көрәшчеләре бөтенроссия ярышларында призер итеп таныла һәм Россиянең җыелма командасы составына кертелә. Менә икенче ел рәттән инде алар илнең иң көчле көрәшчеләре исемлегендә. Артур Хакимов башта 65 килограммга кадәргеләр категориясендә, аннары 70 килограммга кадәргеләр арасында Казан спортчыларын җиңү бәхетенә ирешә.

Быелгы сезонда Артур Хакимов аеруча зур көч һәм осталык таләп иткән 70 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә үзен сынап карый. Финалда ул атказанган спорт мастеры, күп тапкыр Россия һәм дөнья чемпионы, БРИКС уеннары җиңүчесе һәм әлеге дивизионның танылган фавориты Ислам Фаләхов белән очраша. Һәм Артур, бар осталыгын эшкә җигеп, бөтен техник алымнарны да урынлы, нәтиҗәле кулланып, көндәшен ышанычлы рәвештә җиңә.

Ә Рөстәм Фаткуллин 60 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә, бөтен мөмкинлекләрдән файдаланып һәм үзенең югары осталык дәрәҗәсенә ия булуын күрсәтеп, көмеш медальгә лаек табыла.

“Егетләр беренче тренерларын югалтсалар да, ихтыяр көченә ия булуларын күрсәтеп, чемпион дәрәҗәсенә күтәрелделәр. Аларның уңышы – системалы рәвештә эшләү һәм үз-үзеңә ышану нәтиҗәсе. Якташларыбыз дөнья чемпионатында да иң яхшы көрәшчеләр икәнлекләрен күрсәтерләр дип өметләнәм”,- ди Ульяновск өлкәсенең көрәш федерациясе җитәкчесе Руслан Фәнис улы Сәхбиев.

Һәрбер старт минем өчен ул яңа баскыч, ди Рөстәм Фаткуллин.

“Хәзер минем алдымда Россия чемпионы булу максаты тора. Шуңа күрә көн саен тренировкага йөрим, ярышларга ныклап әзерләнәм”,- дип белдерде Рөстәм.

Россия чемпионы Артур Хакимов та чемпионатта алган тәэсирләре белән бүлешергә ашыга.

“Яңа үлчәү категориясенә, аеруча да конкурентлы категориягә күчәргә һәрвакытта да авыр. Россия чемпионатында 70 килограммга кадәрге дивизионда ике атказанган спорт мастеры, өч халыкара класслы спорт мастеры, биш Россиянең спорт мастеры бил алышты. Ислам Фәлахов белән без берничә тапкыр җыелма командада бергә булдык, әмма ул чакта төрле үлчәү категорияләрендә чыгыш ясадык. Быел аның белән берничә мәртәбә келәмдә очрашырга туры килде, әмма мин җиңелдем. Ә бу юлы инде бер дә сынатасым, үземә дә, командага да, Ульяновск өлкәсенә дә тап төшерәсем килмәде. 30 минут дәвам иткән бик тә авыр бергә-бер көрәштә 6:4 исәбе белән үземнең карьерамда иң мөһим җиңүгә ирештем һәм дөнья чемпионатында илебезне тәкъдим итү хокукына ия булдым”,- ди Артур Хакимов.

Ә хәзер Ульяновск өлкәсенең данлыклы көрәшчеләр командасы дөнья чемпионатына әзерләнә. Милләт җанлы спортчыларыбызга уңышлар телибез!

И.ИНСАФОВ

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*