Райондашларыбыз махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итүен дәвам итә. Бу мөһим чарадан бер генә җирлек, аңа караган бер генә авыл да читтә калмый, үз өлешен кертә. Аш-Буҗиның уңган, олы йөрәкле хатын-кызлары да клубта маскировка өчен челтәр үрәләр, ә мәчетнең ашханәсендә йорт токмачы кисәләр.
Әлеге эшләрдә катнашырга теләүчеләр шактый җыелган, һәркемнең теләге изге: егетләребез тизрәк җиңү белән кайтсын. Шуның өчен алар бар күңелләрен биреп ярдәм итәргә ашыга. Авыл клубы мөдире Рәфия Хаҗиева бездә халык бердәм, чакыру белән килеп җитәләр дип сөйләде. Билгеле, мондый тыл барында, җиңү безнең якта булачак.
«Махсус хәрби операция башлангач, безнең авыл халкы да яу кырындагы солдат егетләргә ярдәм итәргә алынды. Гуманитар ярдәм җыябыз, тугыз маскировка челтәре үрдек. Хатын-кызлар белән киңәшләшеп, йорт токмачы кисәргә булдык. Башта барып чыгармы икән дип, бераз куркытты, чөнки ул — бик катлаулы эш. Аллага шөкер, 200 йомыркага токмач кисә алдык, бишәр литрлы 10 чиләк токмач чыкты. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан „Сугышчан кардәшлек“ оешмасы үткәргән „Солдатларга 23 февральгә бүләк“ акциясенә дә бик теләп кушылдык. Авылдашлар белән көндәлек кирәк-яраклар, күчтәнәчләр җыеп тапшырдык. Шушы ярдәмебез белән егетләргә көч бирәсебез килә, чөнки без аларга башкача булыша алмыйбыз», — дип сөйләде Рәфия Хаҗиева.
Челтәр үрергә утызлап хатын-кыз килсә, токмач кисүчеләр кырыкка якын иде. Алар йомырка, он һәм башка кирәк-яракны үзләре алып килгән. Ә әзер продукцияне тутырырга чиләкне шәхси эшмәкәр Фәнүс Хәмәтдинов биргән.
«Бергә-бергә зур мәшәкатьләрне дә җиңәргә була, авыл халкына рәхмәт. Без бу эшләрне алга таба да дәвам итәчәкбез. Әгәр башка төрле ярдәм кирәк була икән, анысына да бик теләп кушылачакбыз», — диде клуб мөдире.
Солдатларга токмач кискәннән соң калган йомыркаларны да әрәм итмәде ашбуҗилылар. Тиздән Рамазан ае җитә, шул вакытта мәчеттә авыз ачтыру өчен әзер ризык, савап булыр дип кисеп әзерләп куйдылар.з ел бар инде. Монда ифтарлар үткәрәбез. Ул вакытта да хатын-кызлар бердәм булып җыелалар. Авыл халкы имамыбызны бик хөрмәт итә, шуңа күрә эшләребез дә алга бара», — диде авылның абыстае Миннегөл Хәбриева.
Аш-Буҗи авылы мәчете — районда тулы көченә эшли торган дин йортларының берсе. Биредә дини укулар, вәгазьләр, бәйге-конкурслар даими үткәрелә.
«Мәчеттә балалар, өлкәннәр өчен укулар оештырыла. Көн саен ике-өч төркем олылар җыела. Алар арасында ир-атлардан торган төркем дә бар. Ә балалар якшәмбе көнне килә. Барысы бергә 120гә якын укучы исәпләнә. Моның өчен шартлар бар, мөгаллимнәребез дә җитәрлек. Аллага шөкер, көн саен мәчетебез, мәдрәсәбез гөрләп тора», — дип сөйләде абыстай.
Айгөл Шәрипова, Аш-Буҗи:
Иң элек, клуб мөдире ватсаптагы авыл төркеменә язып хәбәр иткәннән соң, без барыбыз бергә маскировка өчен челтәр үрергә җыелдык. Аннары йорт токмачы кисәргә булдык. Үземнең дә ике улым бар. Балалар өчен һәрвакыт борчылып торабыз. Ә солдатларның әниләре ниләр кичергәнен күз алдына китерүе дә кыен. Шуңа күрә мондый эшкә вакыт табарга кирәк түгел, ул үзе килеп чыга. Солдатлар яу кырында безнең тынычлыгыбыз өчен көрәшә, шуңа күрә бу эшләрне егетләребез исән-сау якыннары янына әйләнеп кайтсыннар иде, дигән изге теләктән башкарабыз.
Чыганак: kukmor-rt.ru