Төмән өлкәсендә татар мәдәнияте көннәре башлану сәбәпле, шәһәр һәм районнарда “Таң йолдызы–2018”, “Халык сәнгате” һәм өлкә татар фольклор фестивалендә катнашыр өчен сайлап алу турлары башланды.

10 февраль көнне жюри әгъзалары Ялутор районында яшәүче милләттәшләребезнең сәләтләрен бәяләр өчен Аслана татар мәдәният үзәгенә юл алдылар. Бирегә әле Заводоуковск, Исәт районында яшәүче сәнгать осталары да килгәннәр иде.
Кунакларны сәламләп өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин белән район мәгариф, мәдәният, яшьләр политикасы һәм спорт буенча бүлек начальнигы Ольга Большакова сәламләп, өлкә татар мәдәнияте көннәре белән тәбрикләп, чыгыш ясаучыларга уңышлар теләделәр.
Бәйгене Аслана татар мәдәният үзәгенең “Тамаша” (җитәкчесе И.Бакиев) фольклор төркеме “Каен суын агызу” дигән шаян күренеш белән ачып җибәрде. Ярышучылар җыр, бию, нәфис сүз остасы һәм халык иҗаты номинацияләре буенча көч сынаштылар.
Чыгыш ясаучылар арасында тамашачыларга яхшы билгеле булган “Сандугач” (җитәкчесе З.Кожевникова, Ялутор шәһәре) халык җыр, “Умырзая” (Кактамак авылы, Э.Гарипова) 
Аннары Исәт мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Денис Сабировның “Кияү-егет” дип аталган шигырен башкаруы һәркемнең күңеленә хуш килде.
Ә инде жюри әгъзалары җиңүчеләрне билгеләгән арада, яшь җырчы, халыкара конкурслар дипломанты Рада Глазырина чыгыш ясады. Аның башкаруындагы матур җырларны тамашачылар бик яратып тыңладылар.
Аннары жюри әгъзалары җиңүчеләр исемлеген игълан итеп, гала-концертта катнашачак кандидатларны барладылар.
Рәүфә КАНГАЗИНА, «Яңарыш» газетасы, Төмән
Рәүфә Кангазина һәм Ләйсән Хөрмәтуллина-Фазлуллина фотолары