Казахстанның Астана шәһәрендәге Л.Гумилев исемен йөрткән Евразия милли университетында 6 февральдән татар теленә өйрәтү буенча бушлай курслар ачыла. Курслар университет базасында эшләп килүче Каюм Насыйри институты белем бирү-мәдәният үзәге тарафыннан атнага ике тапкыр оештырылачак, дип хәбәр итә Татарстанның Казахстандагы Вәкаләтле вәкиллеге.
Дәресләр дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 19.00-21.00 сәгатьләрдә узачак. Курсларны тәмамлаучыларга татар теле белеме дәрәҗәсе күрсәтелгән сертификат тапшырыла.
Астанада татар теле курслары Казан федераль университеты карамагындагы Каюм Насыйри институты үзәгендә даими рәвештә 2015 елдан оештырылып килә. Евразия милли университеты базасында Каюм Насыйри институты үзәге 2014 елда ачылган иде. Казахстан башкаласында бүген 12 меңнән артык татар кешесе гомер кичерә.
“Татар-информ” МА