Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Казахстанда. Эшлекле сәфәрдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнаша. Астанага сәфәре кысаларында ул Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Татар киносы көннәре ачылышында катнашты.
Татар киносы көннәре Астана шәһәренең 20 еллыгына багышланган. Быел аның ачылышы беренче тапкыр дәрәҗәле кунаклар катнашында үтте.

Астанада Татар киносы көннәре бүген һәм иртәгә дәвам итәчәк. Ачылыш тантанасы бүләкләү белән тәмамланды.
Программада ике тулы метражлы фильм: Илдар Ягъфәровның “Байгал һәм Рамил Фазлыевның “Мулла” картиналары күрсәтеләчәк. Шулай ук режиссер Салават Юлаевның “Татарометражки” һәм Илшат Рәхимбайның “Не верь, представь” фильмнары тәкъдим ителә.
Чараны Казахстан Республикасында Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге, Татарстан Республикасының “Татаркино” дәүләт учреждениесе, Казахстанда Россия белән хезмәттәлек итү идарәсе, Астана шәһәренең “Дуслык” татар мәдәни үзәге оештырды.
