Боерган авылында яшәүче Бибинур Тимергали кызы Хәмәтова йөрәк хисен сала чигешләргә. Кулына энә-җеп тотарлык булгач та, кызчык чигәргә өйрәнә. Балаларына бирнә малы итеп йон җепләрдән палас, келәм-япмалар суккан Маһигөл апа Бибинурда кул эшенә карата кызыксыну тәрбияли.
Гомер буе туган авылын күңел түрендә йөртә Бибинур Хәмәтова. «Колыш – алтын-көмеш, Боерган – язмыш. Бу авыл – язмышыма язган җир! Вакытлыча гына кая да булса барсам да авылны сагынып кайтам. Калмиядән Боерганга борылып керүгә рәхәт булып китә. Килен булып төшкән җиреңне, аның кешеләрен кабул итәргә һәм яратырга кирәк. Гомумән, кешене – ничек бар, шулай кабул итү – иң яхшысы. Тормыш тәҗрибәсе булган инсан буларак әйтәм, кешедә бары тик яман сыйфатлар гына булмый. Явыз дигән даны чыккан кешенең дә бер яхшы ягы була. Менә шуны күрә белергә кирәк. Шул вакытта ул кеше яхшы якка үзгәрергә мөмкин. Кешенең эчендә ни барын – күңелендә нинди уй-хисләр кайнаганын белмибез. Шуңа да ашыгып нәтиҗә ясамавың хәерле. Бәлки ул авыр хәлгә калгандыр, кайгысы иңнәрен баскандыр… Ишетү бер хәл, кешене тыңлый белү кирәк. Кулдан килгәнчә ярдәм итәргә. Үз-үзеңне дә, башкаларны да тәрбияләп яшибез. Бу – четерекле, нечкә эш», – ди кырык елга якын мәктәптә балаларга белем һәм тәрбия биргән мөгаллимә.
Укытучылар мөдире (завуч) булып эшләгән чорда хезмәттәшләренә уңайлы расписание төзүен, ата-аналар белән җылы мөгамәләсен – барысын да элекке педколлектив, авыл халкы сагынып сөйли.
«Бибинур – кешелекле, ярдәмчел. Тормыш бал-майдан гына тормый, дөнья мәшәкате аны да читләтеп үтми. Сабырлыгы, төптән уйлап карар кабул итә белүе, зирәк лек леге белән хөрмәтле. Авыр хәлгә калган кешене җылы сүзе белән юата, яхшы киңәше белән иңнәренә канат куя белә. Эш сәгате белән чикләнмәгән укытутәрбия эшен, шуңа өстәп җәмәгать эшен дә күңел биреп, җиренә җиткереп башкарды. Хуҗалыктагы тавык чүпләсә дә бетмәс мәшәкатьләрдән арыдым дип һич зарланмас. Педагоглыгы өенә дә “ияреп” кайткан аның. Балаларына яхшы тәрбия бирде: улы һәм кызлары олыны – олы, кечене кече итә беләләр, яшьтән үк кул арасына керделәр – хезмәт белән үстеләр. Атаана хакын хаклыйлар, Боерганга юлны суытмыйлар. Әхмәтнур авыр эш башкарды – тракторчы булып хезмәт куйды. Бибинур белән Әхмәтнур оныклар сөеп, аларның сау-сәламәт булуына куанып яшиләр. Матур гаилә!» – ди боерганлылар авылдашлары белән горурланып.
Бибинур Тимергали кызы балачактан чигү чигеп, кул эше тотып – чын татар хатын-кызларына хас булган шөгыльләрне үз итеп яшәүче кеше. Үсмерчакта яраткан шөгыленә вакыт таба ул. Ә инде гаиләле булгач, эшкә күмелгәч – чигү җепләре беразга “ял итеп” тора. Лаеклы ялга чыккач Бибинур яраткан шөгыленә янә тотына . Ку н а к бүлмәсендәге ике диванга кулдан сугылган җылы япмалар җәелгән. Күңел һәм кул җылысын салып эшләнгән келәм-япмалар кырык елдан артык вакыт үтүгә карамастан затлылыгын җуймаганнар. «Бусы – каенанам, ә менә монысы – әниемнең миңа бирнә малы итеп суккан келәмнәре. Алардан җылылык бөркелә, – ди Бибинур күп хезмәт куеп, сарык йоныннан эрләнгән җепләрдән сугылган кул эшләренә ишарәләп. – Иваново – тукучылар шәһәре. Элекке елларда шуннан җеп кайтарта идек. Хәзер мулинәгә дә, чигү өчен кирәк ле әсбапларга да кытлык юк. Кызыбыз Энҗе ни-нәр сә кирәк – шәһәрдән алып кайта. Кибеттә җете төстәге шәлләр күрдем дә: “Бусы – кояш, болары – гөлчәчкәләр чигү өчен яхшы булачак” дип берничә данә сатып алдым да сүтеп җепләреннән йомгак ясадым. Чигү өчен бер дигән булды», – ди берсеннән берсе матур чигү җепләрен күрсәтеп.
Күрәсең, чигүче дә, рәссам кебек үк төсләргә иҗади күзлектән карый торгандыр.
Бибинур ханымның чигешләрендә – тормыш мәгънәсе, фәлсәфи караш чагыла. Мисал өчен, «Хәят» дип аталган хезмәтендәге ромбларның сөлге очындагыларының диагональ сызык лары дәвам итә. Бу – тормышяшәешнең дәвам итүен, хәятнең чикләнмәвен аңлата. «Кеше китә – җирдә эзе кала» ди халык. Ни рәвешле? Нәселен дәвам итүче игелекле буын калдырып; изге эшгамәлләре белән якты эзләр салып. Гади генә тоелган сызыклар әнә шуңа ишарә. Төсләр – мәгънәгә ия. Яшел – яшәеш-хәят, ак – чисталык-сафлык, кызыл – кыюлык, ачык шәмәхә – галәмнәрне, җиһанны гәүдәләндерә, чиксезлекне аңлата. Тагын шунысын да өстәп әйтергә була: кызыл, сары, зәңгәр төсләр – төрле милләт, төрле һөнәр һәм шөгыльләрне дә чагылдыра. Җир шарында яшәүче халыклар хәятен тасвирлаучы сөлге, әнә шул рәвешле, җете төсләрдәге мулинә белән чигелгән.
Туган авылына багышлап чигелгән «Колыш» дип исемләнгән сөлге аяз күге, ягымлы кояшы, зәңгәрсу ефәк тасмадай боргаланып агучы елгасы, яшел чуклы шәл бөркәнгән сылу каеннары, алсу гөл-чәчкәләре, зифа камышлары белән үзенә тартып тора. Автор туган җирен, табигатьне яратуын әнә шулай күңел җылысын салып иҗат иткән.
«Гөлләр, былбыллар иле» исемле сөлгесендә – күз явын алырлык чәчәк ләр. Гөлчәчкә таҗларындагы чык сулары белән ризыкланучы былбыллар… Әйе, яшәү матур, аның ямен күрә белгәннәргә. Табигать гүзәллеген, тормыш ямен төсле җепләр белән чигешләргә күчерү рухыңа яхшы тәэсир итә. Уй-фикерләр тәртипкә китерелә, бармаклардагы үтә сизгер нерв җепселләре өчен файдалы массаж ролен дә үти. Без белмәгән тагын да яхшы яклары бар булса кирәк.
Бибинур ханымның Боерган авылы гербын тастымалга чигүе яшәгән төбәгенә карата күңелендә булган рәхмәтен дә, горурлыгын да, изге-якты теләкләрен дә чагылдыра. «Районыбыз гербын чигү ниятем бар. Эскизы әзер, аны рәссам Илүзә Шамилова ясады. Кайбер сәбәпләр аркасында әлегә бу эшкә алынмыйча торам. Киләчәк күрсәтер. Язган булса күңелемдә йөргән хыялымны тормышка ашырырмын, ин шәә Аллаһ», – ди Бибинур ханым.
Бар эшкә дә булган, күңеле изгелек белән тулган Бибинурның. Гөлләр, былбыллар илен данлап яшәргә, иҗат итәргә язсын аңа.
Чыганак: tukai-rt.ru