tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ат аунаган җирдә төк кала
Ат аунаган җирдә төк кала

Ат аунаган җирдә төк кала

Яңа уку елы башланыр алдыннан барлык төбәкләрдә дә укытучыларның август киңәшмәләре уза. Удмуртиядә республикакүләм киңәшмә 26 августта узды. Ә 27 августта “Альтернатива” мәгълүмати-методик үзәге “Ижау шәһәрендә милли тәрбия: мөмкинлекләр һәм чишелеш” темасына секция эше оештырды. Ул шәһәрнең 11нче мәктәбендә узды. Киңәшмәдә шәһәр мәгариф идарәсеннән белгечләр, Милли мәгариф фәнни-тикшеренү институты хезмәткәрләре, удмурт, татар теле укытучылары, тәрбиячеләре, шулай ук милли газета һәм журналлардан вәкилләр катнашты.

Барлык чыгышларда да сүз ана телен сак­лап калу һәм үстерү турында барды. Бер караганда Ижау шәһәрендә ана телләрен укытырга бөтен мөмкинлекләр тудырылган: уку әсбаплары федераль исемлеккә кергән, методик әсбапларга кытлык юк, ана теле укытучыларының осталыкларын үстерү өчен остаханәләр, конкурслар оештырылып тора. Тик милли сыйныфларның саны гына артмый. “Удмурт Кенеш” оешмасы да республиканың барлык мәктәпләрендә дә удмурт телен укытуны бик тели. Тик алар бүгенге көндә, хәтта ирешелгәнне саклап калу да зур көч сораганлыгын яхшы аңлыйлар. Әлеге оешма Удмуртиядә удмурт һәм башка телләрне сак­лау һәм үстерү буенча программа төзегән. Киләчәктә ул программаның гамәлгә ашуы өчен Хөкүмәт тарафыннан яклау табуы зарур икән.

“Бүгенге көндә мәгариф даимилек һәм өзексезлек сорый. Удмурт филологиясен үстерү өчен балалар арасында кечкенәдән профориентация алып барырга кирәк. Югары уку йортлары белән даими эшләгән мәктәпләр зуррак уңышларга ирешәләр. Укучылар, укытучылар белән берлектә әти-әниләрне җәлеп итәргә кирәк. Безнең институт бүгенге көндә укытучыларга һәм тәрбиячеләргә педагогик осталыкларын үстерү, тәҗрибә уртаклашу өчен мәйданчык булырга, түгәрәк өстәлләр, семинарлар оештырырга, югары сыйныф укучылары белән фәнни-гамәли эшләр алып барырга әзер”, — диде Удмурт филологиясе, фин-угыр һәм журналистиканы укыту институты директоры Галина Глухова.

Ул үзенең чыгышында укытучыларның экспедицияләрне даими оештырмавына, тапкан хәзинәгә тиешенчә игътибар бир­мәүләренә дә басым ясады. Мәктәп җитәкчеләренең 1 сентябрь килеп җиткәч кенә инглиз, рус һәм удмурт теле укытучылары сорап килүләренә, алдан үк сәләтле студентларны үзләренә җәлеп итмәүләренә канәгатьсезлеген белдерде.

Шәһәр мәгариф идарәсенең бүлек җи­тәкчесе Елена Иванованың чыгышы мине бөтенләй “таң” калдырды, чөнки ул: “Сезгә уңышлар телим. Булган мөмкинлекләрдән кулланыйк”, – дигән сүзләр белән генә чикләнде. Укытучыларга, тәрбиячеләргә әйтер сүзең булу өчен эшләргә кирәк шул. Кызганычка каршы, Ижау шәһәренең мәгариф идарәсе милли телләрне укытуга әллә ни әһәмият бирми. Шәһәр мәктәпләрендә татар сыйныфлары тулысынча югалып баруында Мәгариф идарәсенең битарафлыгы да өлешчә сәбәпче булып тора. Бүгенге көндә хәтта бердәнбер Габдулла Тукай исемендәге 6 нчы гимназиядә дә татар теле дәресләре атнага бер сәгатькә калып бара.

“Альтернатива” мәгълүмати-методик үзәге методисты Ольга Бывальцева үткән уку елы дәвамында уздырылган милли чаралар турында бәйнә-бәйнә сөйләде. Олимпиада, тикшерү эшләренең нәтиҗәләре белән таныштырды.

Бу киңәшмәдә мине иң сөендергәне: удмурт һәм татар телендә нәшер ителүче газета хезмәткәрләре катнашуы булды. “Кизили”, “Зечбур” удмурт телендәге балалар басмалары мәктәпләр белән эшләү алымнары белән уртаклаштылар. Шәхсән минем үземә “Зечбур” газетасының мәктәпләргә “җанлы” газета булып, очрашуларга чыгуы ошады. Алар флешмоб, дискотекалар, кыскасы, төрле заманча чаралар кулланып, укучыларны үзләренә җәлеп итәләр икән. Безгә дә балаларны үзебезгә тарту өчен “җанлы” газетага әверелергә вакыт җиткән.

Ә без киңәшмәдә «Алтын йомгак» балалар сәхифәсе атна саен дөнья күрүен һәм анда бары балаларның иҗаты гына урын алуын сөйләдек. Болар өчен без иң элек татар теле укытучыларына, тәрбиячеләренә рәхмәтле булуыбызны, аеруча, 6 нчы гимназиядән Рәсилә Габдрахмановага, 12 нче мәктәпнең татар теле түгәрәге җитәкчесе Рәзинә Җәлилевага, 17 нче мәктәпнең татар теле укытучысы Алсу Шәймөхәммәтовага һәм 10 нчы мәктәптән Гүзәл Үлмәсевага рәхмәтләребезне белдердек. Ә балалар бакчасына килгәндә, безнең иң зур терәгебез, әлбәттә — 107 нче балалар бакчасы. Чыгышыбыз­да бакча мөдире Бриллиант Абдрахмановага, Ләйсирә Йосыповага чиксез рәхмәтебезне юлладык. Алар балаларны рәсем конкурсларына да җәлеп итәләр, балалар белән төрле темаларга әңгәмә корып, аларны безгә юлларга да вакыт табалар. 2012 елдан бирле Удмуртиянең сәясәт министр­лыгы ярдәме белән дөнья күрә башлаган “Алтын йомгак” журналының да ел саен дөнья күрүе турында горурланып сөйләдек.

Соңыннан 107 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм 97 нче мәктәпнең татар теле укытучылары остаханәләр уздырдылар. Тик кызганыч, алар бер-берсе белән генә тәҗрибәләрен уртаклаша алдылар, чөнки киңәшмәгә әлеге укытучылардан һәм тәрбиячеләрдән башка татар теле белгечләре килмәгән иде. Ат аунаган җирдә төк кала, диләр. 97 нче мәктәп һәм 107 нче балалар бакчасы хезмәткәрләре дә бер-берсенә остаханәләр белән килергә сүз куештылар.

Әлбәттә, эш тәҗрибәләре белән уртаклашу һәркемгә кирәк. Мондый очрашуларга Балезино, Юкамен, Можга, Глазов шәһәре һәм районнарында эшләүче татар теле укытучылары һәм тәрбиячеләре дә мохтаҗ. Яңа уку елында татар теле укытучыларының һәм тәрбиячеләренең республикакүләм киңәшмәләре оештырылса, туган проблемалар хакында уртага салып сөйләшелсә, бәлки алга таба хәрәкәтләнергә этәргеч бирер иде.

Рилия Закирова

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*