Татарстанның һәм Ульяновск өлкәсенең атказанган укытучысы, мәгариф ветераны Зөһрә Рифкать кызы Хәбибуллина 29 сентябрьдә 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Бөтен гомерен балаларга аң-белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Зөһрә Рифкать кызы 1955 елның 29 сентябрендә Киров өлкәсенең Чепецк районы Васькино Кирово авылында дөньяга килә. 1980 елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлап, хезмәт юлын Татарстанның Тәтеш районы Бидәнге авылы мәктәбендә укытучы буларак башлап җибәрә. Ул – Ульяновск шәһәрендә татар милли хәрәкәтенең чишмә башында торучыларның берсе. Сиксәненче еллар ахырында “Туган тел” җәмгыятенең актив әгъзасы буларак, Яңа шәһәр мәктәпләрендә татар теле түгәрәкләре һәм факультативлары ачу максатында зур көч һәм тырышлык куя. Аннары Заволжье районы мәктәпләрендә татар телен аерым фән буларак укытуны башлап җибәрүгә бәһасез өлеш кертә. Шулай ук 91 нче татар этномәдәни компонентлы мәктәпне булдыруда да актив катнаша һәм әлеге мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли, татар халкының тормыш-көнкүреш музеен оештыра.
Зөһрә Рифкать кызы – Татарстан Республикасының атказанган укытучысы дигән мактаулы исем, Ульяновск өлкәсе Губернаторы, мәгариф һәм фән министрлыгының Почет грамоталары иясе.
Хөрмәтле Зөһрә Рифкатовна! Ихлас күңелебездән Сезне юбилейлы туган көнегез белән котлап, күпьеллык тырыш, намуслы хезмәтегез өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез һәм озын гомер, исәнлек-саулык, шатлык-куанычлар, җан тынычлыгы, гаилә бәхете теләп калабыз. Сез – бик күп укытучыларның остазы. Акыллы киңәшләрегез, ярдәмегез өчен алар һәммәсе дә Сезгә рәхмәт сүзләре юллый.
Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең мәгариф бүлеге.
Чыганак: emet73.ru