1 февраль көнне Азнакай районы Актүбә поселогында аудырыш атлы көрәше буенча ярыш узды. Әлеге чара “Татнефть” берләшмәсенең 75 еллыгына багышланган иде. Ярышта илебезнең берничә тәбәгеннән җитмештән артык спортчы катнашты. Оештыручыларны һәм катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән БТК Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов, Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев котладылар. Татар аты токымын үстерүдә зур эш башкаручы эшмәкәр Фәрит Нәбиуллин ярышның баш хөкемдары булды. Аударыш атлы көрәше илебездә елдан-ел популярлаша бара һәм бу хәрәкәттә Татарстан спортчылары әйдәп баручылар булып тора.