tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Аударыш уены», саллы бүләкләр, ат чабышы: Кукмарада Сабан туе узды
«Аударыш уены», саллы бүләкләр, ат чабышы: Кукмарада Сабан туе узды

«Аударыш уены», саллы бүләкләр, ат чабышы: Кукмарада Сабан туе узды

Киндеркүл паркында милли бәйрәм — район Сабан туе гөрләде. Традицияләр яши икән, димәк, халкыбызның киләчәге бар, дигән сүз. Әле тагын кайсы бәйрәмдә шулай рәхәтләнеп күңел ачып була икән?! Тырышып эшлисең, Кукмара, бүген шау-гөр китереп ял ит инде, дигәндәй, һава торышы да уңай торды бит.

Быел да күркәм традиция буенча, район халкын, кунакларын, иң беренчеләрдән булып, район башлыгы Сергей Димитриев котлады: «Районыбызда алга таба да парклар, скверлар, яңа юллар, биналар төзүне дәвам итәргә кирәк, һәм без моңа сәләтле дип саныйм. Кукмарада тырыш, булдыклы халык яши. Безнең әле тагы да зур уңышларга ирешергә тулы мөмкинчелегебез бар. Бәйрәм белән сезне! Барчагызга да саулык-сәламәтлек, иминлек, аяз күкләр телим», — диде ул.

Бәйрәм кунакларын авыл хуҗалыгы министры Марат Җаббаров та котлады: «Барлык кукмаралыларга хезмәтегез өчен рәхмәтемне белдерәм. Сез күп кенә күрсәткечләр буенча алдынгы рәтләрдә: районда һәрдаим яңа җитештерү объектлары барлыкка килә, беррәттән реконструкция, ремонт эшләре уза. Моның барысы да район халкын эш белән итү өчен башкарыла. Район җитәкчелеге һәм аның командасына аерым рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Сезнең актив позициягез һәрчак уңышлы нәтиҗәләргә китерә. Алга таба да уңышлар һәм тыныч тормыш теләп калам», — диде. Килгән кунакларның һәркайсы бәйрәм белән котлавында халкыбызга тирән рәхмәтен белдерде, җылы теләкләрен җиткерде, Кукмараның уңышлары белән горурланырлык, диде.

Күпмилләтле халкыбызның дус-тату яшәве «Халыклар дуслыгы» дип исемләнгән ишегаллары эшчәнлегендә, зәвык белән сугарылган, төрле милләт вәкилләре катнашында узган җырлы-биюле ачылыш тантанасында да чагылыш алды. Елдагыча хезмәт алдынгыларын мәйдан түрендә хөрмәтләделәр. Районның социаль-икътисадый тормышына зур өлеш керткән уңганнарны, кыр батырларын, игенчеләрне, терлекчеләрне бүләкләү, спорт, мәгариф, мәдәният өлкәсендә яхшы күрсәткечләргә ия булганнарны хөрмәтләү — бәйрәмнең төп максаты.

Сабантуйның һәр кунагы күңелле итеп ял итә алды. Биредә кечесенә дә, олысына халык уеннары, төрле мастер-класслар оештырылды. Кечкенә балаларның җәһәт кенә әтәчне куып тотуларын, аннан аны оста гына култык астына кыстырып куюларын күреп тә таң калдым. Без түгел инде болар, мин әйтим! Ат чабышын, татарның тарихи спорт төрен — Аударышны түземсезлек белән көтеп алдылар. Кагыйдәләре буенча, уенда ике ат, ике җайдак катнаша. Кайсы көрәшче көндәшен атыннан өстерәп төшерә, шул җиңә. Тик өстерәгәндә билгә бәйләнгән сөлгедән генә тартырга ярый. Уенны карарга җыелган ир-атлар бигрәк тә бирелеп җан атты, ә без, хатын-кызлар, атларны жәлләп хәлдән тайдык.
Татарстанның атказанган һәм халык артисткасы Гүзәл Уразованың иҗат төркеме чыгышы бәйрәмнең бер матур дәвамына әверелде. Бәйрәм кунаклары рәхәтләнеп ял итте.

Милли көрәш белән беррәттән, Сабантуйның төп күрке — «Сабантуй гүзәле» бәйгесе дә узды. Биредә барлыгы 8 татар кызы катнашты. Аларга халкыбызның күркәм тарихы, традицияләре белән бәйле сынаулар, иҗади биремнәр үтәргә туры килде. Оештыручылар сүзенә караганда, катнашучылар саны елдан-ел арта икән, һәм монысы — зур куаныч. Бәйрәмнең төп гүзәле исеменә Манзарастан 17 яшьлек Илвира Степанова лаек булды. «Минем өчен иң катлаулысы ул бәйгегә әзерлек моментлары булгандыр», — диде сылу кыз. Милли киемнәр, затлы калфак кигән татар кызларын сәхнәдә күрү бик күңелле булды. Нинди максатлар белән катнаштыгыз дип сорагач, алар беравыздан, беренче чиратта, үзебезнең туган телебездә сөйләшә, аңлаша алуыбызны күрсәтәсебез килде, диделәр.

Балачакта Сабантуйда көрәш дигәннәре нәрсәгә кирәк икән ул дип уфтана идек. Чөнки әти көрәш карап бетермичә кайтып китү юк. Хәзер дә мәйдан уртасында бил алышкан баһадир ир-егетләребезне күзәткәндә, мәрхүм әтиемне искә алам. Кукмара Сабан туеның көрәш ярышы быел да бар халыкны үзенә җәлеп итте. Сабантуйның абсолют батыры булып, Югары Казаклар авылыннан Ринат Дәүләтшин калды.

Источник: kukmor-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*