tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Аулак өй – көрәш» проектының ярымфиналы татар әдәбиятында ана образына багышлана
«Аулак өй – көрәш» проектының ярымфиналы татар әдәбиятында ана образына багышлана

«Аулак өй – көрәш» проектының ярымфиналы татар әдәбиятында ана образына багышлана

13 декабрьдә Казанның Роберт Миңнуллин исемендәге балалар китапханәсендә нәниләр өчен «Аулак өй – көрәш» төбәкара проектының ярымфиналы була. Башкалабызның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында узачак әдәби бәйгенең темасы – «Татар әдәбиятында ана образы».

«Милли йолаларыбызны, гореф – гадәтләрне яшь буынга җиткерү, татар әдәбияты классикларын өйрәнүне максат иткән проект Казан шәһәрендә иң күп китап укучы нәниләрне билгеләп узачак», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә проектның җитәкчесе, Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы Сәрия Закирова.

Бәйгедә Казан шәһәре Киров районының «Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге 122 балалар бакчасы», Казан шәһәре Идел буе районының «Татар телендә һәм белем бирүче катнаш төрдәге 247 балалар бакчасы», Казан шәһәре Идел буе районының «396 балалар бакчасы – бала үсеше үзәге», Казан шәһәре Вахитов районының «Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 катнаш төрдәге балалар бакчасы», Казан шәһәре Совет районының «Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге 67 балалар бакчасы» командалары көч сынашачак.

Сәрия Закирова әйтүенчә, ярымфиналга махсус кунаклардан Татарстанның атказанган артисты, педагогика фәннәре кандидаты Ильяс Халиков, Казан шәһәр филармониясенең концерт бүлеге артист-вокалисты Вәис Бәйрәмов, Татарстанның халык артисты, культура буенча ЮНЕСКО профессоры, җырчы hәм мөгаллим Илсур Сафин чакырулы.

Әдәби көрәшнең хөкемдарлары – Казан шәһәре район мәгариф идарәләренең методика бүлеге җитәкчеләре, Татарстанның мәдәният ресурс үзәге вәкиле, ТР Фәннәр Академиясенең өлкән фәнни хезмәткәре, Салават күпере журналы баш мөхәррир урынбасары Гөлназ Ярмиева.

«Төбәкара проектның программасы аулак өй – милли татар йоласы белән илһамланган әдәби ярышны үз эченә ала. Конкурсның максаты – ата-бабаларның бай мирасын саклап, милли бәйрәмнәр көннәрендә башкарыла торган җыр-биюле уеннары аша яшь буында туган телгә, мәдәнияткә хөрмәт тәрбияләү. Проект 2021 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Әлеге кыска вакыт эчендә ул Татарстанны гына түгел, ә Россиянең төрле төбәкләрен, шәһәрләрен дә колачлый алды», – диде Сәрия Закирова.

  • Халкыбызның йолаларын, гореф гадәтләрен өйрәнү, бергәләп татар әдәбияты классикларын уку максаты белән оешкан «Аулак өй – көрәш» төбәкара проекты РФның Мәдәният һәм Мәгариф министрлыклары, ТРның Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр эшләре министрлыклары, Татарстанның мәдәният ресурс үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, «Сәләт» яшьләр үзәге, ТРның Фәннәр Академиясе ярдәме белән гамәлгә куела.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*