tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Аулак өй – көрәш» төбәкара проектының финал ярышлары Болгар шәһәрендә узачак
«Аулак өй – көрәш» төбәкара проектының финал ярышлары Болгар шәһәрендә узачак

«Аулак өй – көрәш» төбәкара проектының финал ярышлары Болгар шәһәрендә узачак

16 августта «Аулак өй – көрәш» төбәкара проекты Болгарда «Ага базар» фестивале кысаларында оештырылачак.

«Әдәби көрәшнең финал ярышлары «Татар әдәбиятында Ана образы» темасына багышлана. Финалда Татарстан Республикасы районнары һәм төбәкләр көч сынышачак. Финалда җиңүче команда сентябрьдә Җаекта (Уральск, көнбатыш Казахстан өлкәсе – авт.) узачак проектның презентациясенә чакыру ала», – диде «Татар-информ»га проектның авторы Сәрия Закирова.

  • Милли мирасны баету һәм популярлаштыру, татарның үзенчәлекле мәдәниятен пропагандалау һәм саклау максатыннан ел дәвамында РФ субъектларында һәм ТР районнарында уздырылган «Аулак өй – көрәш» төбәкара проектының рәсми партнёрлары – РФның Мәдәният һәм Мәгариф министрлыклары, ТРның Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр эшләре министрлыклары, Татарстанның мәдәният ресурс үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, «Сәләт» яшьләр үзәге, ТРның Фәннәр Академиясе.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*