«Аулак өй – көрәш» төбәкара проектының финал ярышлары үткәреләчәк. Бу хакта тулырак «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Аулак өй – көрәш» төбәкара проектының финал ярышларына багышланган матбугат очрашуында проект җитәкчесе, Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы Сәрия Закирова сөйләде.
«Аулак өй – көрәш» проектына тиздән 5 ел була. Без биш елга якын Татарстанның бик күп районнарында һәм төбәкләрдә чыгыш ясадык. Иң башта ул шагыйрьләргә каршы балалар көч сынашып башланган иде. Шулай ук алга таба гаиләләр, студентлар ярышлары булды. Әле менә өр-яңа номинациябез – балалар бакчаларындагы нәниләр өчен аулак өйләр үткәрүгә дә бер ел тула. Нәниләр арасыннан ярышларда татар балалары гына түгел, башка милләт сабыйлары да катнашты. Бик матур итеп татарча өйрәнделәр. Безнең финал ярышлар – Халыкара балалар көненә багышлана», – диде спикер.
«Аулак өй – көрәш»нең балалар бакчалары арасында финал ярышлары 28 майда узачак.
«Без әлеге проектта катнашырга теләп алындык. Кече яшьтән үк балаларга гореф-гадәтләребезне өйрәтү мөһим. Иң беренче чиратта, онытылып барган йолаларны барлап, өйрәнә башладык. Әти-әниләр дә бу эшкә актив кушылды. Әйтергә кирәк, үзебезгә дә кызык булды. Без «Солдатка озату» һәм «Кәккүк чәе» йолаларын өйрәндек. Мәсәлән, «Кәккүк чәен» әле ишеткәнебез дә юк иде», – ди Казан Федераль университеты каршындагы Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен төркемнәре тәрбиячесе Гөлнур Мостафина.
Казан шәһәре Авиатөзелеш районының «404 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы» муниципаль автоном мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе мөдире Гөлнара Абдулхаева, бәйгедә катнашу тәрбияләнүчеләргә уңай тәэсир бирүен билгеләде. «Безне проектта катнашырга чакыргач, бераз уйландык. Чөнки безнең балалар бакчасы катнаш төрдә булгач – рус балалары күбрәк. Ләкин алар да зур теләк белән катнаштылар. Әти-әниләр дә бу идеяне хупладылар. Һәм, әлбәттә, бу эшне югары дәрәҗәдә башкарып чыктык. Балаларның сөйләм телләре камилләште, алар татар халкы йолалары һәм әдәбияты белән кызыксынып киттеләр», – диде ул.
Чыганак: tatar-inform.tatar