Австралиянең Сидней шәһәрендә милләттәшләребез очрашты. Очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Ак калфак” иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы эшчәнлеге турында сөйләштеләр, фикер алыштылар.
Шулай ук Австралиядә яшәүче татар балаларын татарча санарга өйрәттек һәм татарларның милли баш киеме – калфаклар турында сөйләдек, дип хәбәр итә Австралиядә яшәүче милләттәшләребез.