14 декабрьдә, Австралиядә җәй башланып киткән көннәрдә Аделаида шәһәрендә татарлар традицион бәйрәмнәренә Сабантуйга җыелачаклар.
Гадәттәгечә, сабантуйча – күңелле бәйге-ярышлар, җыр-бию, милли ризыклар, тәм-том, сый-хөрмәт. Бәйрәм кунаклары буларак Көньяк Австралиягә җырчылар Алсу Әбелханова һәм Базарбай Бикчәәнтәев барачаклар, дип хәбәр итә Аделаидадан Диләрә Вәлиева.