tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Австралиядәге татар хатын-кызларының “Ак калфак” төркеме Тукайга багышланган очрашу уздырды
Австралиядәге татар хатын-кызларының “Ак калфак” төркеме Тукайга багышланган очрашу уздырды

Австралиядәге татар хатын-кызларының “Ак калфак” төркеме Тукайга багышланган очрашу уздырды

Австралиянең Аделаида шәһәрендә яшәүче татар ханымнарының “Ак калфак” төркеме чираттагы җыенын Габдулла Тукай иҗатына багышлады. Сүз уңаеннан, әлеге төркем биредә 15 елга якын эшләп килә. Ул үз эшчәнлеген милли мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребез, йолаларыбызны саклап калу, яшь буынга тапшыру максатында алып бара. Милләттәшләребез ай саен җыелып татар халык җырларын да башкара.

Бу юлы очрашу ике өлештән торды. Башта “аккалфаклылар” халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның төрле елларда иҗат ителгән шигырьләрен сөйләде. Мәктәп елларында ятланган “Шүрәле” һәм “Су анасы” әкиятләре дә онытылмаган икән, аларны да искә төшердек.

Зөһрә Садриның кечкенә кызлары әниләре белән бергә “Бала белән Күбәләк” җырын башкарды. Очрашуда туган телебезгә бәйле истәлек һәм хатирәләр дә яңартылды. Читтә яшәүче татарлар өчен мондый очрашулар бик тансык һәм кадерле. Чарабыз халкыбыз җырларын башкару белән тәмамланды.

Финзия Газизова

Австралия

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*