2016 елның 28 маенда “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы инициативасы белән Чүпрәле районының Татар Шатрашаны авылында “Авыл чишмәсе” ачу тантанасы булып үтте. Бу авыл кешеләренең күптәнге хыялы иде.2015 елда “Ак калфак” ларның күчмә утырышында авыл халкыннан “Авыл чишмәсен” төзекләндерүдә ярдәм кирәклеге турында гариза кергән иде. Шушы көннән бу эшкә ныклап керештек. Бу изге, күркәм эш күп финанс чыгымнары сораганлыктан авыл китапханәчесе, авыл җирлегенең “Ак калфак” оешмасы әгъзасы Әнүзә Садыкова грант язып 50.000 сум акча отты. Бу авыл халкын тагын да канатландырып җибәрде, һәм бөтен авыл халкы зур эшкә кереште. Бер ел дигәндә халыкның хыялы тормышка ашты.
Татар Шатрашаны авылы турында кыскача белешмә:
Хәзергесе вакытта Татар Шатрашаны авылында 300 гә якыш кеше яши. Бер карасаң бу аз сыман, ләкин соңгы елларда авыл халкының ныклап торып җир эшенә, терлекчелек, умартачылыкка ябышуы күзәтелә. Авыл халкы күпләп кош- корт асырый. Шушы кәсепләр халыкның тырышлыгын, уңганлыгын күрсәтә. Соңгы елларда авылны саклап калу йөзеннән күп төрле чаралар үтә. Бу- авыл бәйрәмнәре, чишмәләр төзекләндерү, юллар салу, җимеш бакчасы утырту, зиратларны карау. Бу чараларда читтә яшәүче авылдашларыбыз үзләреннән зур өлеш кертә, ярдәм күрсәтә.
Быелгысы елның 28 нче маенда авылда зур бәйрәм оештырылды. Корбан ашларыннан соң халык авылның бик матур җиренә, чишмә буена ашыкты. Аланда төзекләндерелгән “Авыл чишмәсен” ачу тантанасы гөрләде. Халыкның яратып, үз итеп йөрегән чишмәсе була ул. Авыр елларда онытылып торган чишмәне сугыштан соңгы елларда кабаттан торгызалар. Шул урынга колхозның умарталарын урнаштыралар, җимеш, яшелчә бакчаларын тәртипкә китерәләр. Шул урында чишмә барлыгын искә алып аны чистарталар, бура төшерәләр. Чишмәнең исеме дә шуннан башлап “Умартачылар чишмәсе” дип йөртелә башлый. Авыл халкы яңадан бу чишмәгә сукмак сала, юлчылар туктап хәл ала, сусавын баса. Колхозлар бетерелгәч, умарталар да алына, чишмәне төзекләндереп торучылар да калмый. Соңгы елларда чишмә искерә, бурасы чери, суы болгана, суга йөрүчеләр дә азая.
Хәзер чишмә бик матур төс алды. Авыл халкы рәхмәтләрен укып, чишмә суын рәхәтләнеп куллана башлады.
Бәйрәмдә бик күп кеше катнашты. Тантана имамнарның тәкъбир әйтүе белән башланып китте. Дамир хәзрәт үзенең вәгазендә чишмәләр торгызуның, юллар салуның, зиратларны карауның савабын искәртеп узды, авылдашларыбызны изге гамәлләргә өндәде. Укучы балалар бәйрәмне дәвам итеп җырлы – биюле уеннар, шигырьләр. җырлар бүләк иттеләр. Бәйрәм ахырында барлык авылдашлар бергәләп “Җидегән чишмә”, “Сарман буйларында” җырларын башкардылар.