XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары Апас аграр көллиятендә булдылар. Биредә аларны көллият директоры Илгизәр Нигъмәтҗанов каршы алды. Ул кунакларга уку йорты турында мәгълүмат бирде һәм киләчәккә планнары турында сөйләде.
1975 елда нигез салынган Апас аграр көллияте инде күп еллар агросәнәгать комплексын үстерергә сәләтле белгечләрен әзерләү өчен ышанычлы база булып хезмәт итә. Биредә авыл хуҗалыгын механикалаштыру, икътисад һәм бухгалтер исәбе, җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе белгечлекләренә; гомумтөзелеш эшләре мастеры, авыл хуҗалыгы җитештерүендә тракторчы-машинист, пешекче, кондитер, юрист һөнәрләренә укыту алып барыла. Барлыгы көллияттә 300дән артык бала белем ала.
Апас аграр көллиятенең уңайлыклары да игътибардан читтә калмаган: студентларга бушлай уку, туклану, яңа тулай торактан файдалану мөмкинлеге тәкъдим ителә. Шулай ук 3 районнан автобуслар белән укучыларны көллияткә алып киләләр. “Без үзебезне өйдәге кебек хис итәбез”, – дип билгеләп узды студентлар.
Очрашу азагында делегатларга биналар буенча экскурсия оештырылды.