Казан кооперация институты бинасында “Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү һәм сатуда кооперациянең роле” темасы күтәрелде. Дискуссион мәйданчык модераторлары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Рәхимов Сөләйман Туктар улы, Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, профессор Алсу Рөстәм кызы Нәбиева.
Дискуссион мәйданчыкны, сәламләү сүзе белән, Алсу Рөстәм кызы ачып җибәрде. Россия Федерациясе Үзәк Берлегенең кооператив челтәрләре аша продукция һәм хезмәтләрне алга чыгару мөмкинлекләре белән бүлеште.
Сөләйман Туктар улы үзенең сәламләү сүзендә Казан кооперация институтына һәм форум делегатларына рәхмәтен белдерде.
Алга таба делегатларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү бүлеге җитәкчесе Хафизов Руслан Илдар улы сәламләде. Ул Татарстан Республикасында кооператив оешмалары эшчәнлеге нәтиҗәләре белән бүлеште. Кооперативларга күрсәтелә торган ярдәм юллары белән таныштырды.


