tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Авыл эшмәкәрләре Дамир Йосыпов белән очрашты
Авыл эшмәкәрләре Дамир Йосыпов белән очрашты

Авыл эшмәкәрләре Дамир Йосыпов белән очрашты

Бүген XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары Россия граждан авиациясе пилоты, Россия Федерациясе Герое Дамир Йосыпов белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев та катнашты. Алар җыенда катнашучыларны сәламләделәр.

– Дамир Йосыпов – безнең горурлыгыбыз. Бүген биредә аның белән очраша алу да – зур бәхет. “На солнце, вдоль рядов кукурузы” фильмының җыен программасына кертә алуны зур сөенеч итеп кабул иттек, – диде Милли Шура рәисе.

– Мин Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатларына әлеге фильмның тәкъдим ителүенә шатмын. Бу фильм чын вакыйгалар, минем тормышым турында фильм. Ул кыю булырга, беркайчан да бирешмәскә һәм һәрвакыт яхшылыкка ышанырга өйрәтә, – дип сөйләде һава судносы командиры Дамир Йосыпов, – Кадерле дуслар, мин сезне сәламләвемә шатмын. Безнең очыш сәгать ярым дәвам итәчәк! – дип теләде героебыз. Җыен делегатларына “На солнце, вдоль рядов кукурузы” фильмы күрсәтелде. 

Дамир Йосыпов Россия граждан авиациясе пилоты, Россия Федерациясе Герое. 2019 елның 15 августында Жуковский янында уңышлы аварияле утыру ясаган «Урал авиалинияләре» авиакомпаниясенең Airbus A321 һава судносы командиры.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*