Бүген, мәркәзебез Казанда, XIII Бөтенроссия авыл эшмәкәрләре җыены үз эшен башлап җибәрде. 46 регионнан килгән, 900 артык делегат рәсми ачылыш тантанасыннан соң дүрт мәйданчыкка бүленеп эшләде. Һәр мәйданчык өчен аерым тема билгеләнеп, спикерлар чыгышы дискуссия белән үрелеп барды.
Казан кооперация институты бинасында (Даурия ур.,32) “Милли продукция җитештерүчеләрнең үзара кооперация мәсьәләләре” темасы күтәрелде. Дискуссион мәйданчык модераторлары – Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Яскәр улы Уразаев, Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, профессор Алсу Рөстәм кызы Нәбиева.
Дискуссион мәйданчыкны, сәламләү сүзе белән, Алсу Рөстәм кызы ачып җибәрде. Россия Федерациясе Үзәк Берлегенең кооператив челтәрләре аша продукция һәм хезмәтләрне алга чыгару мөмкинлекләре белән бүлеште.
Фәрит Яскәр улы үзенең сәламләү сүзендә Казан кооперация институтына һәм форум делегатларына рәхмәтен белдерде. “Милләтне милләт иткән кешеләр ул – сез. Авыллар бетә дигән зарланудан туктыйбыз, бер генә әйбер –авылларны ничек саклап калу турында сөйләшәбез», – дип җиткерде.
Алга таба делегатларны Мәскәү кунагы, Россия Федерациясе Үзәк берлеге идарәсе рәисе урынбасары Виталий Александр улы Бродский сәламләде.
Татарстанда Авыл хуҗалагы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге директоры Диләрә Даниял кызы Шувалова “Милли продукцияне агротуризм объектлары аша гамәлгә ашыру” темасына чыгыш ясады.
Мәйданчыкта, шулай ук, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек башлагы Руслан Илдар улы Хафизов Татарстан Республикасында кооператив оешмалары эшчәнлеге нәтиҗәләре белән бүлеште. Кооперативларга күрсәтелә торган ярдәм юллары белән таныштырды.
Җаваплылыгы чикләнгән “Колос” агрофирмасы җәмгыяте генераль директоры Сафиуллова Римма Гомәр кызы авыл халкының яшәеше белән таныштырып, үзләренең уңышлары белән бүлеште. Махсус хәрби операциядә катнашучыларны искә алып, рәхмәт сүзләрен белдерде. Үз чыгышында, Тәтеш районына тәҗрибә уртаклашырга дәште.
Алга таба, Россия төбәкләреннән һәм Татарстан районнарыннан килгән эшмәкәрләр үзләренең эш тәҗрибәләре белән бүлеште. “Дуван бакчалары” җиләк фермасы җитәкчесе Альфред Ихтирам улы Хәйруллинны “Татарстанда иң зур алма бакчасы үстерүче фермер”, дип ассызыклады Фәрит Яскәр улы.
Татарстан Республикасының милли сәүдә маркасы” дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Илсур Миннур улы Сафиуллин “Федераль дәрәҗәдә продукциянең бер бренды астында сату өчен җитештерүчеләрнең коперативын төзү” темасына чыгыш ясады.
РФ һәм ТР атказанган икътисадчысы, Дәүләт Думасының финанс базары комитеты аудиторлык һәм контроль-күзәтчелек эшчәнлеге буенча эксперт советы әгъзасы, “ЭкоФудПремиум” компаниясе директоры Сергей Леонид улы Никифоров чыгышында, азык-төлек продукциясе җитештерүдә милли традицияләрне саклап калуны һәм үстерүне ничек тәэмин итәргә, дигән сорау күтәрелде. Чишелеш юллары эзләнелде.
Мәйданчык эшчәнлеге ахырында делегатлар куар-код ярдәмендә анкета үтеп, кооперация һәм хезмәттәшлек өчен мәгълүмат җыю максаты белән оештырылган сүзлеккә теркәлде. Сүзлек Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы, Россия Федерациясенең Үзәк берлеге сайтларында урнаштырылачак.