ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Рәисе татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышына килде
Татарстан Рәисе татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышына килде

Татарстан Рәисе татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышына килде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов XIV Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенының пленар утырышына килде. Тәүдә ул “Корстон” сәүдә-күңел  ачу комплексында оештырылган Россия Федерациясе төбәкләрендә  җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарлары күргәзмә-ярминкәсе белән танышып чыкты.

Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев хәбәр итүенчә, күргәзмә-ярминкәдә Росссия Федерациясенең 14 төбәгеннән 127 эшмәкәр,  60 хуҗалык субъекты катнаша: Түбән Новгород, Пенза,Мәскәү, Башкортстан, Омск, Төмән өлкәләре һ.б. Күргәзмәдә  казылык, каз итләре, милли киемнәр, яшелчәләр, сувенирлар, чәйләр, бал продукцияләре урын алган.

Белешмә: Татарстан башкаласында 29-31 март көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы оештырган XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены уза. Бу форумга Россиянең 37 төбәгеннән 900дән артык катнашучы килде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*