
Бу секция утырышын Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хабипов алып барды. Иң башта ул Татарстанның агросәнәгать өлкәсендәге эшчәнлеге турында җентекле һәм эчтәлекле чыгыш ясады. Чит төбәкләрдән килгән һәм авыл хуҗалыгы бизнесында эшләгән яки кызыксынган эшмәкәрләр бу юнәлештә республика белән кайсы өлкәләрдә хезмәттәшлек корып булганын күзаллый алдылар.

Секция эшендә катнашкан эшмәкәрләр алдагы форумнарда бизнесның бу юнәлешенә игътибарны күбрәк бирергә кирәклеген ассызыкладылар.