tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Авыл кәсебе белән эшле-ашлы булып
Авыл кәсебе белән эшле-ашлы булып

Авыл кәсебе белән эшле-ашлы булып

Авылда эш юк, диләр. Ләкин, авылда яшәп калганнар эшсез тормый. Авылда
эш бар, бар гына да түгел, бик күп.

Киров өлкәсенең Татар Көлмезе авылында яшәүче Нуриевлар гаиләсенә инде төш чоры авышып килгәндә барып кердем. Каршыларында машиналар, трактор да торыр, дип өйрәтеп җибәргәннәр иде, авылның кайсы тирәсендә яшәгәннәрен сорашкач.
Авыл урамында бер кеше күренсәче! Барысы да эш белән мәшгульдер. Шушы
йортта торалардыр инде дип, боҗра келәле капканы ачып, зур ишегалдына
үттем. Күкрәк тутырып тирән сулыш аласы килә. Бал, миллек, яшеллек
исләре кушылган хуш исле авылның саф һавасы! Авыл җирендә капка–ишек
бикләп утыру юк, бигрәк тә кечкенә авылларда, кеше керә калса дип, иртән
иртүк ачып куялар әле. Биек өй баскычыннан менеп, ишек шакып йорт эченә
дә уздым.

Сәлам биргән тавышыма бүлмәдән егет кеше чыгып, шыпырт булырга ишарәләде.
– Бәбәй йоклыймы әллә? – дим.
– Әни йоклый.  Бик иртә торып умарталар юган иде, әзрәк ял итсен.
Әтиләренең дә эше бик тыгыз булды. Улы минем килгәнне хәбәр иткәч,
умарта караган җиреннән чыгып, берничә сүз алышкач, умартам ачык калды,
дип тизрәк бакчасына кереп китте. Ниш-ләтәсең, эшнең тыгыз вакыты. Гаилә
турында әңгәмәне мине каршы алган егет, уллары Илһам белән дәвам итәбез.

Умартачылар
Фатыйх Нуриев биш балалы гаиләдә кечесе булып туган. Бәлки шуңа да аңа
авылда төп йортта яшәп калырга язгандыр. Шушы ук авыл кызы Тәнзилә белән
гаилә корып, үзләре кебек тырыш дүрт бала үстергәннәр. Тәнзилә элек
“Коммунар” колхозында баш бухгалтер булып эшләгән. Фатыйх автохуҗалыкта
ерак юлларга йөк ташучы шофер булган. Тырыш хезмәт куйган шоферның
фоторәсеме район Мактау тактасын да бизәп торган. Соңыннан
умартачы-кладовщик булып күчкән. Шуннан ул умарта үрчетү белән
һәвәсләнеп китә.
Умарта кортлары үрчетү – ул терлекчелекнең аерым бер тармагы. Бу
үзенчәлекле шөгыльгә дә нинди генә белем белән тәҗрибә кирәк әле!
Китаплардан укып кына өйрәнү җитмидер, эшне башлап кына җибәргән
умартачыга осталарның тәҗрибәләре, киңәшләре бик кирәктер. Фатыйх
Тәнзиләнең Шакирҗан бабасыннан умартачылыкның күп нечкәлекләренә өйрәнеп
кала.

Күмәк хуҗалык таралгач та, Нуриевлар бер дә эшсез тормыйлар. Үз
бакчаларында умарта кортлары үрчетә башлыйлар. Бүген аларның зур гына
умарталыклары бар. Гаиләнең күпчелек кереме дә умарталыктандыр. Җәй көне
бал аертсалар, аннан соң кәрәзләрдән перга алалар, сатуга савытларга
тутырып әзерләп куялар. Рамнарны кыш көне чистарталар, шунда прополис та
җыялар, суыкта әйбәт кырыла, диләр.
Сыйлы көнең сыер белән дип, Нуриевлар сыер да асрыйлар, иткә үгезләр дә
үстерәләр һәм бакчачылык белән дә чынлап шөгыльләнәләр. Зур гына бакчада
җиләк-җимеш агачларының да, яшелчәнең дә төрлесе үсә, матур-матур
чәчәкләр дә бизи. Бакчаның бер генә каралмаган җире дә юк, мондагы
тәртипкә сокландым. Бакчада беседка да, атынчык та куелган, мул җимешле,
гүзәл бакчада рәхәтләнеп ял да итәргә була. Бакча эшләрендә Тәнзиләгә
балалары да бик булышалар. “Менә боларын мин үстерәм” дип, гадәти
булмаган үсемлекләрне күрсәтә Илһам. – Менә суганны алдык та, шпинат
чәчеп куйдык, бик файдалы үсемлек.

Шпинатны Нуриевлар бик белеп үстерәләр. Сәламәтлек өчен аны бик ашарга
кирәк икән. Беренчедән, шпинатта аксым бик күп, ул организмны яхшы
тукландыра. Икенчедән, ул марганец, калий, тимер, клетчатка күплеге
белән рекордсмен. Йод та күп. Шпинатны азканлы һәм көчле авыру кичергән
кешеләргә ныгу өчен ашарга тәкдим ителә. Ул шулай ук ялкынсынуларга
каршы тора торган үсемлек, сидекне дә яхшы кудыра. Яшел яфракларындагы
хлорофиллар кан куеруга каршы торалар.

Помидорлары белән дә данлыклы
Тәнзилә ханымның тагын бер яраткан шөгыле – помидор үстерү. Бакчасында
үскән помидорларын күреп сокландым. Бу кадәр уңыш биргән помидорларны
күреп, моның берәр сере бардыр дип кызыксынып, соңыннан инде мәкалә
язарга утыргач, Тәнзиләнең үзенә шалтыраттым. Аның әллә ни сере юк инде,
дип башласа да, шактый гына тәҗрибә уртаклашты. Помидор үсентеләрен
теплицада да, ачык түтәлдә дә үстерә ул. Араларын шактый калдырып
утыртам ди,  бер-берсенә ышыкланып утырмасыннар, араларында җил
йөрерлек, иркен булсын дип. Үз вакытында яфрак төбеннән чык-кан яшь
ботакларны өзеп бара, яфраклары да артык куе булырга тиеш түгел, әмма
барысын да ботап бетерергә дә ярамый, ул яртылаш калдырып кисә.

– Помидор чәчәкләре серкәләнсен өчен җил кирәк, ә теплицага җил бик керә
алмый. Шуның өчен дә, чәчәк аткан чорда, көн саен диярлек үсентеләрне
селкетеп йөрим, серкә чыксын өчен, чәчәкләр селкенергә тиеш. Теплица эче
чәчкәләр пешәрлек артык эссе булырга да тиеш түгел, җилләткәләп алырга
кирәк. Ашлама сипмим. Һәр төпкә балчык өстенә генә бераз тирес салып
куям, ул дымны да саклый. Суны күп сипмим, төбенә генә сибәм. Помидор
эссе далада үсә торган культура, янәшәсендәге туфрак коры булырга тиеш.
Һавада дым булсын өчен, теплицаның почмакларына берәр төп кыяр утыртып
куям, һәм савыт белән су куям. Көз көне помидор үсентеләрен йолкыгач,
помидор үскән җирдән ярты-бер чиләк балчыкны тутырып алам, чөнки, ул
туфракның помидор өчен кирәкле матдәләре калмаган була инде. Аның
урынына икенче җирдән балчык алып салам. Яңа балчыкны бәрәңге, болгар
борычы үскән җирдән алырга ярамый, чөнки ул үсентеләрдә помидорда булган
авырулар була.

Тәнзилә ханым шактый еллардан бирле инде орлыгын үзе җыеп, “Розовый”,
“Владимирский” сортларын үстерә. Помидорлары бик эре, итләч.
Помидорларының бер килога кадәр үскәннәре дә булгалый. Соңгы елда
“Толстые щечки” сортын да утырткан. Монысы тозлау һәм маринадлау өчен
бик килешә ди. Орлык өчен беренче кызарган помидорларны алып куя,
боларына әле бернинди авыру да тимәгән була.
Нуриевлар – күп балалы гаилә. Олы кызлары Рәзилә үз тормышы белән
Көлмездә яши. Илһам – юрист, Ижау шәһәрендә эшли. Ялларын авылда уздыра,
йорт эшләренә багышлый, кулыннан агач эше дә килә икән. Икенче уллары
Зиннәт Мәскәү дәүләт университетында механика-математика факультетында
укый. Сәлимә – мәктәптә югары сыйныфлар укучысы. Нуриевлар нигезе
үрчемле нигез, киләчәктә дә шулай була күрсен, бәхет, иминлек хөкем итсен.

Рәмзия ХӘКИМОВА.
      Фотолар авторныкы һәм гаилә архивыннан.

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*