Хәзер Сабан туе кайларда гына үткәрелми. Авылныкы, районныкы, шәһәрнеке, өлкәнеке, федераль дәрәҗәдәгесе, гомум Европа күләмендәгесе дисеңме. 14 июльдә исә Курган өлкәсендә Бөтенроссия авыл Сабан туе узды. Бер кичкә кер мичкә, дигәндәй, быел тугызынчы мәртәбә оештырылган бәйрәмне без дә күреп кайттык.
Әй, авыл, син…
IX Бөтенроссия авыл Сабан туен быел Курган өлкәсе Әлмән авылы кабул итте. Төп чара 14 июльдә узса да, бәйрәм 13 июльдә үк шушы өлкәнең Чүмләк авылында Татарстаннан килгән артистлар концерты белән башланып китте. Нинди яхшы җирдә яшәвеңне аңларга теләсәң, читкә китеп кара икән. Моңа әлеге ике авылга илткән юлда ук инанырга булыр иде. Безнең республикадагы салаларын яманларга, зарланырга күнеккән халыкны, шөкер итеп куйсын өчен, Әлмән һәм Чүмләк авылларына илтүче юлга гына җибәр, диярсең. Юллары – ямаулы, йортлары – шифер түбәле, күбесе агачтан, каралты-куралары җимерелеп төшкән, кара-коңгырт төсләр өстенлек иткән авылда сугыш яки 1960 нчы еллар турында менә дигән фильм төшереп булыр иде. Халык үзе дә пассив, барына канәгать булып яши, ахры. Йорт-җирләренә газ да кермәгән кешеләр утын ягып җылына, салкын кышлар өчен аерым чаралар кулланалар. Мал-туарга килгәндә, күбрәк кәҗәләр асрый биредәгеләр. Бер дә карарлык җире юкмыни соң, димәгез, әлбәттә, бар. Табигате матур. Күлләргә бай җирлек. Каен-нарат агачлары чиратлашып үскән урманнары да күп.
Ә Сабан туе узачак Әлмән авылына Чүмләктән ике сәгатькә якын барасы. Күзне каплап булмый бит, юлда күргәннәрдән чыгып, авылның нинди халәттә икәнен чамалау кыен түгел.
Биемәс җирдән биеткән Сабан туе
14 июльдә исә олысы-кечесе Әлмән авылына Сабан туе мәйданына җыелды. Авыл Сабан туеның исеме генә авылныкы, үткәрү масштабы шәһәр, федеральныкына бирешми. Әйтергә кирәк, Сабантуй урыны уңышлы сайланган: уңайлы, киң, машиналар да шыплап тулмаган. Балалар өчен аерым мәйданчык оештырганнар, анысы төп мәйданнан читтәрәк. Гадәттәгечә, халыкны бер рәткә тезелеп киткән төрле милләтләрнең гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен, йолаларын, кәсепләрен күрсәтә торган утарлар каршы ала. Белгәнебезчә, рәсми затлар шушы ишегалларына бәйрәм алдыннан кереп чыга иде. Быел исә искәрмә булды: утарларга игътибар тантаналы ачылыштан соң бирелде. Кунаклар арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Курган өлкәсе губернаторы Алексей Кокорин, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы Рәисе урынбасары Юмабикә Ильясова, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм башкалар бар иде. Кунакларны өч телдә, өч милләт вәкиле үз милли ризыгы белән каршы алды.
Котлау сүзендә Рөстәм Миңнеханов та Курган өлкәсенең күп милләтле булуына басым ясады.
– Без Сабантуй бәйрәмен бу гүзәл җирдә уздырабыз, монда гомер-гомергә төрле халык вәкилләре, шул исәптән татарлар һәм башкортлар дус-тату яши. Һәр халык уникаль һәм үзенчәлекле. Татар милләтенең гореф-гадәтләре һәм йолалары белән танышуның бер рәвеше – Сабантуй бәйрәме, – диде ул.
Татар утарларының алдынгы сафында – Татарстан, төгәлрәге Кукмара районы. Республика исеменнән бу районның беренче генә чыгыш ясавы түгел инде. Курган өлкәсендәге Сабан туеның кураторы да – шушы район. Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев исә үз җирлегенә йөкләнгән әлеге чарага булышлык күрсәтүне зур дәрәҗә итеп кабул иттек, ди. Курганда татар утарын ясау эшенә Кукмара вәкилләре бер айдан артык элек тотынган булган. Барлыгы 210лап кеше килгән. “Әләзәндәге авыл Сабан туен да зурлап үткәрдек. Халык канәгать калды. Быел да матур татар утары ясадык. Кукмара, авыл хуҗалыгы өлкәсендә генә түгел, сәнәгате белән дә дан тота. Итек басу, тегү фабрикасы, савыт-саба заводы эшләп килә. Утарыбызда шулар да күрсәтелгән”, – диде Димитриев. Кукмара утарын карарга кергән рәсми затлар гармунчыларга кушылып биеп тә алды, яңа гына мичтә пешеп чыккан коймактан да авыз итте.
Башкорт күршеләребез дә тырышкан. Аларның утарында чын умарталар белән умартачыны да, Башкортстан урманнарында яшәгән җәнлекләрне дә (тере түгел, әлбәттә), кымыз, корт белән сыйлаучыларны да күрергә, милли киемнәрне киеп, үзеңне чын башкорт итеп тоярга да мөмкин иде. Рөстәм Миңнехановтан да башкорт ясап куйдылар: яшел түбәтәй киеп, җәя-уктан атып күрсәтте Президент.
Башкортстан утарында озак торды кунаклар. Нәрсә белән шулай таң калдырдылар икән, дип кызыксындык. Башкортстан хакимият башлыгы урынбасары Миләүшә Рәүфовна безнең сорауга болай диде:
– Безне шулай хөрмәт итеп керүләренә рәхмәт. Башкортстанның кунакчыллыгын яраттылар. Менә өстәлдә нәрсә генә юк: каз, казылык, тутырма, урама, бишбармак. Бергәләшеп кымыз эчтек.
Кымыз, чыннан да, бу көнне халык арасында иң популяр эчемлек иде. Күчтәнәчкә дип тә алдылар, шунда авыз да иттеләр.
Курган өлкәсе тәкъдим иткән утарлар да үзенчәлекле һәм бай. Декабристлар музей-йорты мөдире Елена Югова исә, быелгы илкүләм Сабан туйның Курганда үтүе юкка түгел, дигән фикердә. “Сабантуй төрки халыкларның гына бәйрәме түгел бит. Гомумән, халыкныкы ул. Урал артында төрле милләт вәкилләре яши, урыс милләтеннән булганнар да әлеге бәйрәмне шатланып кабул итте”, – дип белдерде Елена ханым.
Кайда да татарларны эзли, көнкүрешләрен, хәлләрен сораша торган гадәтебез бар. Курган өлкәсе утарларының кайберләренә кереп, җирлекләрдәге милләтәшләрнең яшәешләре белән кызыксындык.
Сафакүл авылыннан “Миләшкәй” ансамбленә йөрүче Зөлфия Сәфәрова һәм Сания Гыйрфанова, үзебездә татарлар бик күп яши, дип горурланып сөйләде. Авылларында милли бәйрәмнәр онытылмый икән. Татарстанга кунакка да кайткалыйлар, туганнары Казан, Баулыда яши.
Төмән өлкәсе Муллаш авылыннан “Пышны” коллективына йөрүче ирле-хатынлы Нурзия һәм Нариман Галиуллиннар мондый төр чараларга исә беренче генә килүләре түгел икән. Күптән түгел Ульяновскида узган “Түгәрәк уен” фестивалендә булганнар, чакырган җиргә теләп йөрибез, диләр. “Безнең Муллаш авылы – чиста татар авылы. Мәктәптә атнага ике тапкыр татар теле укытыла, аның берсе – әдәбият. Бәйрәмнәребез татар җырларыннан башка узмый, гадәтләр буыннан-буынга сакланып килә”, – дип сөйләде Нурзия ханым. Кайбер авылларда Шәҗәрә бәйрәме кебек чаралар да яши икән.
Чиләбедән бәйрәмгә дип килгән Мәйсәрә Байсарова, безнең Татарстаннан булуыбызны белгәч, бигрәк тә сөенде, урыс теленнән татарчага күчте. “Казанны яратам. Аны хәзер танырлык түгел. Олы яшьтә булсам да, Сабантуйга килдем әле. Чыгышлар бик ошады, афәрин!”, – диде ул. Чиләбегә кунакка да дәшеп калды. Килербез әле, Сабантуйлар гына яшәсен!
Көрәшченең уңганлыгы… җирәбәдә күренә
Милли бәйрәмнең йөзек кашы – көрәш һәм ат чабышы. Батырга бүләк тә саллы – Татарстан Президентыннан “Лада Гранта” автомобиле. Көрәшчеләргә кытлык булмады анысы. Төмән һәм Башкорстаннан аеруча күп килгәннәр. Ә менә Татарстаннан ике генә көрәшче бил алышты. Сәбәпләрен көрәшне күзәтүче халык үзенчә юрады: бөтен машина да Татарстанга гына китмәсен өчен махсус шулай эшләгәннәр, көрәшчеләр үзләре килмәгән, күбесе шул ук көнне узган Питрау бәйрәмен якынрак иткән…
Машинага дәгъва кылучыларны җирәбә аша сайладылар. Мондый төр яңалык көрәш сөючеләрне дә, батырларны да аһ-уһ килергә мәҗбүр итте-итүен. “Көрәштән лоторея ясадылар”, “Автомобиль абсолют батырга бирелергә тиеш”, диештеләр. Яңа гадәтне хуплаучылар да юк түгел. Янәсе, төп бүләк бит элек-электән килгәнчә калган – тәкә.
Үз үлчәү авырлыгындагы батырларга килгәндә, алар барысы да Башкортстаннан – Рушан Ильясов (70 кг), Артур Зөлкарнәев (80 кг), Айгиз Зәйнетдинов (90 кг), Рөстәм Исламов (100 кг), Рәдиф Акчурин (120 кг). Президент бүләгендә җилдерергә Рушан Ильясовка насыйп булды.
Ат чабышында да бүләккә машина бирделәр. Монысын губернатор бүләге, дип аңлаттылар. “Шевроле-Нива” автомобилен Воронеждан килгән Юрий Карташовка бирделәр. “Покой” исемле аты җайдакка җиңү китерде.
Яңадан Самарага
– Моннан тугыз ел элек авыл Сабан туе Самара өлкәсенең Гали авылында башланып киткән иде. Әле кичә генә булган кебек. Инде менә күп кенә төбәкләрне урап, бүген эстафета Курган төбәгеннән яңадан Самара төбәгенә, данлыклы Камышлы районына тапшырыла, — диде Бөтендөнья татар конгрессы урынбасары Марс Тукаев. Шулай итеп, Х Бөтенроссия авыл Сабан туе кабат Самарада узачак. Эстафетаны Самара өлкәсе Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаветдинов кабул итеп алды.
Чулпан Гарифуллина