tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Авыл укытучысы – 2020» җиңүчесе: Кирәк булса, сыерын да савасың, эшнең ояты юк
«Авыл укытучысы – 2020» җиңүчесе: Кирәк булса, сыерын да савасың, эшнең ояты юк

«Авыл укытучысы – 2020» җиңүчесе: Кирәк булса, сыерын да савасың, эшнең ояты юк

«Авыл укытучысы – 2020» бәйгесе җиңүчесе булып Апас районындагы Биеш мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира ГЫЙБАСЕВА танылды. Ул рус мәктәбендә белем бирә. Авылда укыту шәһәргә караганда җиңелрәкме? Салада урысча сукалаган балалар киләчәктә туган телен онытмасмы? Бәйге җиңүчесе белән тел, милләт язмышы, авыл укытучысының бүгенгесе турында сөйләштек.

– Эльмира ханым, БДИ бирәсе бар дип, авылда баласын рус мәктәбенә яки рус сыйныфына биргән әти-әниләргә карата нәрсә дияр идегез?

– Баланың миенә бөтен нәрсә сыя. Анда белемнәрне рәхәтләнеп тутырырга мөмкин. Бер татар теле башка белемнәрне үзләштерергә берничек тә комачау итә алмый. Әгәр кешенең сәләте бар икән, татарча уку белем алырга, имтиханны уңышлы тапшырырга комачауламый. Киресенчә, үстерә генә. Татар мәктәбендә укып БДИда югары баллар җыйган Рамил Баһавиев, Инсаф Фәйзрахмановларны мисалга китерергә кирәк.

– Шәһәр мәктәбенә караганда, авыл балаларына татар телен өйрәтү җиңелрәктер, килешәсезме? Авылда татарча белмәгән бала юк бит…

– Әйе, авыл җирендә балаларга татар телен өйрәтү җиңелрәк. Авыл гаиләсендә барыбер күбрәк татар мохите өстенлек итә. Мин эшләгән мәктәп рус мәктәбе булса да, татар балалары үз ана телендә аралаша, коридорның һәр почмагыннан татар сөйләме яңгырый. Кайбер балаларның сөйләм теле җитәрлек дәрәҗәдә үсмәгән булса да, алар да үз фикерләрен татар телендә җиткерергә тырыша. Гаиләдә ата-ана татарча сөйләшә икән, бала үз ана телендә сөйләшәчәк.

– Хәзер чеп-чи татар авылларында балалар урысча сөйләшә башлады. Әти-әниләр моны, телевизор, русча тапшырулар карау нәтиҗәсе, дип аңлата. Сездә дә андыйлар бармы?

– Ата-ана нинди телдә сөйләшә, бала шуны сеңдерәчәк. Рус телле даирәдә кайнаса да, телевизордан шул телдәге тапшырулар, мультфильмнар караса да, милли үзаңы нык балага бу йогынты ясамаячак. Әлбәттә, ул рус мохитеннән читтә калмаячак. Ләкин гаиләдә телгә мәхәббәт булса, татар телендәге тапшырулар каралса, татар матбугаты укылса, бу проблеманы берникадәр дәрәҗәдә чишеп була. Мәсәлән, рәхим ит, «ШАЯН ТВ» каналын кара! Андагы тапшырулар балалар өчен генә түгел, әти-әниләр өчен дә файдалы, мавыктыргыч, кызыклы. Иң мөһиме: татар телендә һәм заманча! Бу канал озын гомерле булсын иде дигән теләктә калам.

– Татар теле дәресләрен кыскартулар авыл мәктәбенә дә кагылдымы?

– Мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты дәресләренең саны кимеде. Әле һаман ияләшеп бетеп булмый, йөрәк әрни. Ләкин телебез тирәсендә нинди генә вазгыять булмасын, без – туган тел укытучылары – эшебезне беркайчан да туктатмадык. Шуңа күрә мәктәбебездә дәрестән тыш эшчәнлеккә зур игътибар бирелә. Әле менә «Татаr сүзе», «Милли мультfest» бәйгеләре игълан ителде. Балалар белән шушы бәйгеләргә әзерлекне башлап җибәрдек.

– Телне гаиләдә, мәктәптә сакларга, гомумән татарча сөйләшергә кирәк. Боларның берсе дә яңалык түгел. Сезнеңчә, татар телен ничек итеп иң заманча тел итәргә?

– Тел проблемасы бик катлаулы. Бүген татар телен заманча итү өчен, беренчедән, дәресләрне яңа технологияләр, интерактив ысуллар кулланып үткәрү зарур. Икенчедән, укытучы, бала, ата-ана, дәү әни, дәү әтиләр һәм җитәкчеләребез бергә бер карашта, бер фикердә булсак кына телебезне саклау, үстерү өлкәсендә уңышка ирешә алачакбыз. Бигрәк тә танылган шәхесләребез телебез мәнфәгатьләрен кайгыртып, яклап, ана телендә аралашып үрнәк күрсәтсәләр, бу, һичшиксез, уңай тәэсир итәчәк. Татар телен саклау һәм үстерү буенча комиссиянең үз эшен башлап җибәрүе шатландырды, әлбәттә. 2021 елның Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителүе дә татар телебезне үстерү өчен алшартлар тудырыр, телебезгә булган ихтыяҗны, игътибарны арттырыр дип ышанам.

– Татар теле укытучысына җиңел түгел. Тел язмышы төрлегә кырлана, болытлар да куермыйча тормый. Ник математика яки инглиз теле, башка фән укытучысы булмадым икән, дип үкенүләр дә булгалыймы?

– Андый үкенү бервакытта да булмады. Бер фән укытучысына да эшләү җиңел түгел. Мин кечкенәдән үк татар теле укытучысы булам дип үстем. 5 нче сыйныфтан башлап укытучым Илдар Миңнебаев үз һөнәренең серләренә төшендерә башлады. «Россия Федерациясе халык мәгарифе отличнигы», «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» исемнәренә ия кеше ул. Мәсәлән, мәктәптә нинди генә ачык дәрес, сыйныфтан тыш чара булмасын, мин – үзәктә, укытучы кебек нәрсәдер сөйлим. Мәктәптән кайтып, өй эшләрен караштыргач, тагын мәктәптә: татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадаларга, атналыкларга әзерләнәбез, стенгазеталар чыгарабыз. «Эльмира, син укытучы булачаксың! Оптимист булырга кирәк, авырлыклар алдында коелып төшмә!» – дип, гел канатландырып тора иде укытучым.

– Өй эшен күп бирәсезме?

– Мин балаларга өй эшен күп бирмәскә тырышам, башка фәннәр дә бар бит. Һәрбер укытучы үзенекен таләп итә. Программалар җиңел түгел. Хәзер стандарт буенча өй эшләрен сайлау мөмкинлеге белән бирәбез, үзенә җиңелен сайлап эшли.

– Бүген авыл укытучысының терлек янында кайнашырга вакыты бармы? Сыер саву – укытучы эшеме?

– Теләк кенә булсын, һәр эшкә вакыт табып була. Авылда яшәгәч, физик эштән дә читтә кала алмый укытучы. Авыл терлек асрап көн күрә. Кирәк булса, сыерын да савасың. Шуның бәрабәренә сыйфатлы сөт ризыклары ашыйсың. Ләкин җинел генә яшәүчеләр дә күп. Кем ничек булдыра инде, анысы кешенең үзеннән тора. Эшнең ояты юк.

– Тапталган сорау. Мәктәбе булмаган авылның киләчәге бармы?

– Мәктәп булмаса, авыл әкренләп сүнә инде, тулы канлы яшәешен югалта, авыл тарихына һәм киләчәгенә нокта куела. Мәктәпләрне, мәдәният учакларын бетерергә ярамый, алар ябыла икән, авыл бетте дигән сүз. Авыл юкка чыкса, тел дә, милләт буларак халык та бетә.

– Арыган вакытларыгызда ничек ял итәсез?

– Бик тәмләп китап, газета-журналлар укыйм. Мине тарихи повестьлар, романнар кызыксындыра. Татар халкының узганы турында күбрәк беләсем килә. Кайвакыт әсәрне ничек укып чыкканымны да сизми калам, бер сулышта укып бетерәм. Биеш авыл китапханәсенең фонды бай, яңа китаплар кайтып тора, төрле газета-журналларга да кытлык юк. Параллель рәвештә электрон китаплар булу да әйбәт, чөнки аларны бөтен җирдә уку мөмкинлеге бар.

Әңгәмәдәш – Сәрия Мифтахова
vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*