Исеме үк телгә ятып торган Азнакай районының Буралы авылында халкыбызның борынгыдан килгән йолаларына кадер-хөрмәт зурдан. Милли ризыгыбыз – чәк-чәк пешерү, нәкышлы итеп чигү остасы Фәридә Шәйдуллина җитәкләгән биләмәнең “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасына да телне, гореф-гадәтләребезне саклау, яшь буынга сеңдерүне намус эше дип күргән зыялылар җыелган. Аларның Актүбә картлар йортында яшәүчеләргә кылып торган игелек-изгелекләрен аласыңмы, тирә-юньне сокландырган каз өмәләренме, чәк-чәк пешерү, яшь-җилкенчәкне чигүгә өйрәтү мастер-классларын, күрше-тирә авыл ханымнарын да җыеп кич утыруларын… – барсында да әби-бабаларыбыз мирасына мәдхия, аларның дәвамы чагыла.
Безнең татар халкына гына хас борынгы матур йолаларны да яңартып торалар. Әйтик, элек-электән авыл халкы бер-беренә утырмага йөргән. Юк, күрше авылларга гына түгел, эш-мәшәкатьләр җиңеләеп торган кышкы чорда хәтта атлар җигеп бер очтан икенче очка гына барып та икешәр- өчәр көн бер-берендә кунак булып, рәхәтләнеп аралашып кайткан алар. Менә шул бергәлек, бердәмлекне дәвам итеп, Буралының “Ак калфак” ханымнары булачак киленгә бирнә әзерләү йоласына Фәридә ханым йортына җыелды.
Кич утыру көзен каз өмәсендә әзерләнгән каз канаты каурыйларын сыдырудан башланды. Күпереп торган йонны чигүле мендәр тышлыкларына тутыра бардылар. Бу эш башта уен-көлкедән, авылдагы элек-электән калган кызык хәлләрне сөйләшүдән башланып, аннары аулак өй уеннарыннан йөзек салышу уйнап алдылар. Каурый сыдырганда “Каз канаты” җыры да искә төшеп, барысы бердәм гармунчыга кушылып җыр сузды.
Мендәрләр тулып, тупырдатырлык булгач, аларны куеп торып, бирнә сандыгын тутырдылар. Иң элек килен төшәсе йортны бизәргә челтәр-пәрдәләр, әбиләребез табындагы ризыкларга яба торган чигүле ашъяулык салынды. Әлбәттә, булачак биатай белән бианайга да түбәтәй, Ырынбур шәле, кияү кешегә йон оекбашлар куелды. Сандык әзер булгач, аңа шулай ук чигүле япма бөркәлгәч, өстенә ике мендәр менеп кунаклады. Бу вакытта да аккалфаклыларның сөйләшеп сүзләре бетмәде: һәркайсы үзенең килен булып төшкән чакларын хәтергә төшерде. Яшьләргә бәхет юрап җырлап та алдылар.
–Төшкән җиреңдә таш бул!
–Ике як әти-әнине тигез күрегез!
–Бианаң, биатаңа: “Әни”, “Әти” дип өзелеп тор! – булачак киленгә шундый үгет-нәсыйхәтләр дә күп әйтелде.
Бирнә сандыгы әзер булгач, табын артына утырдылар. Яшьлек хәтирәләре, күңелле истәлекләр, аулак өй җырлары дәвам итте…
Лиза Нурлыева
Азнакай