tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Авылдашлар белән тарих җыясы иде
Авылдашлар белән тарих җыясы иде

Авылдашлар белән тарих җыясы иде

27 май Гомумроссия китапханәләр көне уңаеннан Яңасала авыл китапханәсендә «Туган ягым, яшел бишек»- дигән күркәм, җылы очрашу кичәсе үтте.

Очрашуга тарихчы-галим, тарих фәннәре докторы (2005), профессор, Татарстан укытучылар белемен күтәрү институтының тарих һәм җәмгыять белеме кафедрасы мөдире (1998-2007), Россия ислам институтының гуманитар дисциплиналар кафедрасы профессоры Ф. Г. Ислаев һәм ерак үткәннәрдән эзе калган, кабатланмас бай тарихлы Каенсар авылының күп гасырлык тарихын, үткәнен, бүгенгесен, киләчәген халык хәтеренә җиткерүче, мәдәни мирасыбызны саклауда һәм үстерүдә армый-талмый хезмәт итүче “Каенсар авыл тарихын” язучы, тарихчыбызның соавторы, хәләл җефете Сания Фазылҗан кызы Ислаева чакырылды.

Бу матур кичәдә китапханәбезнең актив өлкән буын укучылары белән үсеп килүче яшь буынның да булуы күңелләрне сөендерә. Бүгенге бәйрәм чарабыз моңлы җырлар, шигъри юлларга үрелеп барды.  Өч сәгатькә сузылган җылы, күңелгә ятышлы, эчтәлекле очрашуыбыз бер мизгел эчендә үтте дә китте. Актив китап укучыларыбызның кызыксындырган сорауларына тарихчы галим Фәйзелхак ага үзенең йомшак, күңелгә үтеп керә торган тавышы, әз- әзләп юморлар өстәп, тамашачының күңелен күреп, үзенә җәлеп итеп тулы җаваплар бирде. Безне сихерләп ерак гасырларга алып китеп борынгы Каенсар авыл тарихы белән якыннан таныштырды. Авыл тарихын язу өстендә эшләгән вакытларда килеп чыккан кызыклы хәлләр, вакыйгалар хакында җентекләп сөйләде. Архивларда утырганда, кулга кергән документларга караганда,  Яңасала авылының да бик борынгы авыл булуына басым ясады.

Яңасала авыл халкы исеменнән Зилә ханым Тимереева галимгә Яңасала тарихында яза алмассызмы икән дип мөрәҗәгать итте. Ләкин тарихчы-галим үз җавабында бу авыр хезмәткә алынам дип бастырып әйтмәде, чөнки бүгенге вакытта яңадан ике авыл тарихын язу өстендә иҗади эш алып баруын белдерде. Аллаһы Тәгәлә саулык сәламәтлекләрен биреп бәлки әле бу эшкә дә тотыныр дигән өметтә калабыз.

Бу язмам белән нәрсә әйтәсем килә, хөрмәтле авылдашлар, Яңасала авылы белән бәйләнеше булган, инде хәзер нәсел җөпләре эзелгән читтә яшәүче авылдашлар, әти-әниләрегез, әби-бабайларыгыз турында алар сөйләгән, үзегез белгән мәгълуматларны дәфтәр битләренә туплыйсы иде.

“Өметсез шайтан” ди татар халкы бәлки әле безнең дә тарихыбызны язырга алынучы кеше табылыр. Бүгеннән эшне башламасак соңга калуыбыз бар, бердәмлек тә көч. Тарихыбызны барлыйк, үткәннәрне онытырга безнең хакыбыз юк!

Яңасала авыл китапханәсе мөдире Бурханова Ф.А.

Чыганак: arskmedia.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*